Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Күп еллар мәдрәсә белән хезмәттәшлек иткән Разил ага Вәлиев вафат булды

Разил ага Вәлиев күп еллар буе уку йортыбыз белән хезмәттәшлек итте. Бик теләп шәкертләр белән очраша иде, намазларга килә иде. Мәдрәсәдә үткәрелә торган мәдәни чараларда катнашып шәкертләргә әдәби дәресләр бирә иде. Мәдрәсәдә ел саен уза торган Тукай шигырьләрен башкару бәйгесенең жюрисын җитәкләде. Мәдрәсә китапханәсе киштәсендә аның дистәдән артык җыентыклары урын алган, шәкертләр аның кайсыбер шигырьләрен яттан беләләр. Ильяс хәзрәтнең 2020 елда чыккан китабына да кереш сүзне ул язды.


scale_1200.jpg


Аңа 76 яшь иде. Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында ТАССРның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. 1973 елда Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. 1972 елдан 1981 елга кадәр «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатиб булып эшли.
1981-1984 елларда - Чаллы язучылар оешмасының җаваплы секретаре. 1984-1985 елларда - ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
1986-2000 елларда - Татарстан Милли китапханәсе директоры. 1990 елдан Татарстан халык депутаты итеп сайланды.2019 елга кадәр Татарстан Дәүләт Советы депутаты булды. II чакырылыш Дәүләт Советында Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссияне җитәкләде, III һәм V чакырылыш Дәүләт Советында шул ук комитет белән җитәкчелек итте.
Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге, Россия һәм Татарстан Әдәбият фондлары әгъзасы. 2000 елдан - Татарстан Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе. Бөтендөнья Язучылар оешмасының Татар Пен-үзәге вице-президенты.
Татарстан Республикасының халык шагыйре. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, А.Алиш исемендәге премия, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан «Фидакарь хезмәт өчен» (2016) медале, Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.


Аның әдәби мирасы мәдрәсәдә алга таба да өйрәнеләчәк һәм уку барышында кулланылачак. Мәдрәсә җитәкчелеге, хәяриячеләре, мөгаллимнәр һәм шәкертләр туганнарының авыр кайгысын уртаклашалар. Өйлә намазыннан соң аның рухына дога кылдылар. Аллаһы Тәгалә, Разил аганың белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урыннарын җәннәт түрләрендә кылсын!