Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Быел XI Саматов укулары зурлап Чистайда узды
Габделхак хәзрәт мәдрәсәбезнең беренче мөдире һәм остазы. Уку йортыбызның дини күтәрелеш чорындагы уңышлары аның эшчәнлеге белән бәйле. Мәдрәсәнең күп кенә мөгаллимнәре аңардан гыйлем алган затлар.
Рабигыль-ахыр аеның 4нче көнендә (19нчы октябрьдә), Чистай шәһәренең “Нур” мәчетендә XI Саматов укулары үткәрелде. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чистай районы мөхтәсибәте оештырган җыен татар халкының күренекле дин галиме, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовка багышлап оештырылды. Конференция Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Имамнар – милләтебезнең рухи көзгесе” дигән исем белән үтте. Чараны оештыруда һәм аның матур гына, эчтәлекле үтүенә Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов бик зур көч һәм тырышлык куйган.
Габделхак хәзрәт Саматов – инкыйлабка кадәр булган татар дини мирасын дәвам итүче, Ислам диненә багышланган күп китаплар авторы. Бүгенге көндә дин өлкәсендә хезмәт куючы имамнарның күпчелеге – нәкъ менә Габделхак хәзрәтнең шәкертләре. Укулар вакытында Габделхак хәзрәт Саматов шәхесе татар-мөселман мәдәнияте традицияләрен дәвам итүче югары рухка ия шәхес буларак каралды.
Фәнни җыенда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Габделхак хәзрәтнең улы – Ханты-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм башка дин әһелләре, күпләгән имам-мөхтәсибләр, казыйлар, җәмәгать эшлеклеләре – барлыгы 120 кеше катнашты.
Чара Кәлам Шәрифтән аятьләр уку белән башланды, аны Чистай шәһәренең “Әнәс” мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Азизов укыды.
Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән укуда катнашучыларга сәламләү сүзләрен аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җиткерде. Ул милләтебезнең күренекле дин әһеле, халкыбызның йөз һәм намус аклыгын саклаган шәхес, остаз Габделхак хәзрәт Саматов укуларын оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештереп, әлеге шәхеснең фидакарьлегенә тукталды: “Дин тыелган заманда салкын машиналарда, юеш подвалларда качып дин дәресләре биргән ул, атеизмнан да, коммунистик идеологиядән дә курыкмыйча, динсез татар халкын иман юлында булырга чакырган. Нәтиҗәдә бүген дин өлкәсендә хезмәт итүче хәзрәтләрнең күбесе – Габделхак хәзрәтнең шәкертләре. Ул бик күп кешеләрнең йөрәкләренә гыйлем бөртекләре салып өлгергән. Аллаһ Раббыбыз чәчелгән шушы һәр белем бөртеге өчен Габделхак хәзрәтне Үзенең әҗер-саваплары белән олыласын”, – дип җиткерде ул.
Илфар хәзрәт Габделхак хәзрәт кебек мөхтәрәм остазлардан белем алуны Аллаһтан бирелгән зур бәхет дип атады, аннары мөфти урынбасары бүгенге күңелсез вакыйгалар – Фәләстыйндагы хәлләргә борчылуын белдерде. “Менә без дә бүген, үзебез өчен сораган кебек, Фәләстыйндагы мөселманнар өчен Аллаһыга догалар кылабыз. Я Рабби, кардәшләребезне Үзеңнең бетмәс-төкәнмәс кайгыртуың белән явызлыклардан, мәкерлекләрдән, җәберләүдән сакла, Үзеңнең кодрәтең белән золымнардан якла! Аларга җиңү бир, изге Кодус җирләрен динебезнең дошманнарыннан азат ит, хәвеф-хәтәрдән, хәсрәтләрдән, явызлыклардан ерак тот. Дошманнарны Үзеңнең чиксез гаделлегең белән иң олы җәзаларга тарт һәм юк ит, и Раббыбыз”, – дип теләде ул.
Җыенда катнашучыларга сәламләү сүзләрен шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән дини оешмалар белән эшләү буенча баш референт Баязит Зәйдуллин, Чистай шәһәре һәм районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән аның урынбасары Равил Мәзгутов җиткерде.
“Татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, асыл дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматов гомере буе милләткә, дингә фидакарьләрчә хезмәт итте, халкыбызның, мөселманнарның мәнфәгатьләрен яклап күп изге гамәлләр кылды, һәрчак кешеләргә карата ярдәмчеллеге һәм киң күңеллеге белән аерылып торды. Аллаһның тәкъдире белән мөселманнар золым кичергән чорда да Габделхак хәзрәт хак дин юллынан чигенмәде һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга зур өлеш кертте. Шул сәбәпле бүген дә без аның исемен зурлыйбыз, рухына дога кылабыз”, – дип билгеләп үтелде Данис Шакировның мөрәҗәгать сүзендә.
Габделхак хәзрәтнең улы – Ханты-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматов укуларны оештыручыларга, аерым алганда мөфти Камил хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары совет чорынннан гомерен дин юлында хезмәт итүгә багышлаган әтисенең хезмәт юлына, дини эшчәнлек алып баруына, аның шәхси сыйфатларына тукталды, үрнәк шәхесләрнең юлын дәвам итәргә чакырды. “Бүгенге дини ирекне безнең бабаларыбыз күрмәде. Мәчетләребездә мондый зур чаралар үткәрү – ул Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәте. Киләчәктә дә дәвамлы булсын!” – дип теләкләрен җиткерде ул.
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов күренекле дин әһеле Габделхак Саматов белән танышу, аның вәгазьләренә йөрү, мәҗлесләрдә катнашу һ.б. истәлекләре белән уртаклашты. “Машинага начар май салсаң – йөрми. Кеше дә шулай: хәрам ризык белән тукланса, рухи яктан какшый”, – дип аның сүзләрен искә төшерде, Г.Саматовның мирасын саклау юнәлешендә алып барылган хезмәтләргә сөенүен белдерде.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге укуларның дин әһелләре, мөхтәсибләр, казыйларга аралашу өчен зур мәйданчык булуын искәртте, аннары Г.Саматов белән бәйле истәлекләре белән бүлеште.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Чын татар имамы нинди булырга тиеш?” дигән темага чыгыш ясады. “Дин әһелләре-имамнар гомер-гомергә татар халкының телен, тарихын, мәдәниятен һәм рухи үзенчәлеген саклаучылар булды. Безнең тарихка мөрәҗәгать итсәк, мәчетләр иҗтимагый тормыш үзәкләре, ә имамнар аларның рухи лидерлары булган. Хәзер дә, нинди генә мәхәббәт мәчетләр салып куйсак та, анда халык белән эшләр өчен, үгет-нәсыйхат бирер өчен, аң-белем таратыр өчен, мәхәллә кешесенә терәк булыр өчен күркәм холыклы, гыйлемле, милли җанлы имам – мулла кирәк. Татар имамнары инде ничәмә-ничә, инде мәктәбе дә, балалар бакчасы да, кибете дә, почтасы да булмаган 30-40 өйле авылларга да җан өрде – анда татар рухын торгызды. Матур төзек зиратлар, төзек авылларыбыз, мәһабәт мәчетләребез, гореф-гадәт йолаларыбыз, күренекле шәхесләребезнең, ата-бабай, әни-әбиләребез каберлекләрен карап тору, авылның вә мәхәлләләрнең тарихын барлау – халкыбызның диндә ныклыгы, милләтнең саулыгы билгесе”, – дип ассызыклап узды ул.
Мөфти Камиль хәзрәтнең булышчысы Мөхәммәд хәзрәт Хайрулаев 19 гасырның икенче яртысында 20 гасыр башында Идел-Урал төбәге һәм Төньяк Кавказ суфиларының үзара тыгыз мөнәсәбәтләре турындагы сөйләп китте. Мәхмүт Алмали Идел буе шәехе Ибраһим әд-Диванның варисы һәм Мөхәммәт Закир Чиставиның остазы булган. Мөхәммәт Закир Чистави Сайфулла-кади Башларовның шәех-укытучысы булган. Шулай ук С. Башларов Зәйнулла Рәсүлев, Мурад Рәмзи, Мөхәммәт Салих Аҗави кебек Идел-Урал буе шәехләренең варисы була.
Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үз чыгышында тәсаввуфның әһәмиятенә тукталды, тәсаввуфны, аның кагыйдәләрен, ысулларын дөрес аңлар өчен безнең җирлектә яшәгән һәм хезмәт иткән дин галимнәрнең, ишаннарның мирасын өйрәнергә, аннары кулланырга кирәк дип билгеләп үтте, аннары Зәйнулла ишан Расулевның хезмәтләрендә рухи тәрбия мәсьәләләренә тукталды.
Конференция дәвамында шулай ук Аксубай районы Түбән Майна авылы мәчетенең имам-хатыйбы Рәфикъ хәзрәт Насыйровның, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиевның, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның чыгышлары тыңланды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге укулар Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион Ислам кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, 2010нчы елдан бирле үткәрелеп килә. Беренче Саматов укулары Габделхак Саматовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.
Бүген узган XI Саматов укуларында "Рухи мирас" премиясе иясе билгеле булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка тапшыру хакында игълан ителде.
Форум кысаларында шулай ук рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде һәм конференция материалларын җыентык итеп бастырып чыгару ниятләнә.
Конференциядән соң кунаклар Чистайның тарихи мөселман зиратында булып, анда татар дин галиме, ишан, Чулман-Урал төбәгендә суфыйчылык хәрәкәте мөршиде, Габделхак хәзрәт Саматовның остазы Мөхәммәдзакир Габделвахаб Камалов-Чистави хәзрәтләренең каберен зиярат кылып, Коръән аятьләре укып, дога кылды.