Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Коръән Кәримне өйрәнүче 8 илдән килгән галим мәдрәсәдә булып китте

Аларны мәдрәсәне күрергә, заманында безнең уку йортында укыган һәм соңыннан остазлык иткән, Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрид хәзрәт Сәлман алып килде. Галимнәр Гыйрак, Катар, Сирия, Сәгуд Гарәбстаны, Бахрейн, Шри Ланка дәүләтләрендә Изге Коръәнне тирәнтен өйрәнүчеләр. Мәсәлән алар арасында Гыйрак галиме Ганим Каддури әл-Хәмәд Коръәннең Казан басмасы турында китап язган шәхес. Чит ил кунакларының максаты -  IX Халыкара ислам конфенециясендә катнашу һәм татар дини мирасы белән танышу.

 

e580ebfa-c88e-4094-9425-651aeba046c0.jpg


Аларны мәдрәсә уку-укыту базасы белән Ильяс хәзрәт Җиһаншин таныштырды. Кунаклар мәдрәсәнең уку сыйныфларын, умартачылык һәм бакчачылык кишәрлеген карадылар. Умартачылыктагы эшләрне аларга Тимур хәзрәт күрсәтте. Галимнәр мәдрәсә китапханәсен, музеен карадылар. Анда сакланган иске Коръән басмалары аларны җәлеп итте. Мәдрәсә мөдире уку йортының ике мөдәрисе Каюм һәм Шагиәхмәт хәзрәтләрнең 19 гасырда, рәсми төштә Коръән басмаларын тикшерүчеләр булганнары турында сөйләде.


87d2f06f-2d8d-440a-a948-a72059a43b4d.jpg


 

Кунаклар аеруча дулкынлану белән шәкертләр белән аралаштылар. Аларга үгет-нәсихәт бирделәр, яшьләрнең Коръән укыганын тыңладылар. Шәкертләрнең белем дәрәҗәсенә, килеш-килбәтенә, мәдрәсәнең материаль базасына, уку йортында милли традицияләрнең саклануына югары бәя бирделәр. Шулай ук алар шәкертләрне гыйлем юлында армый-талмый көч куярга, татар дини мирасын ныклап өйрәнергә чакырдылар.


505da1f0-8dd1-429a-9ac3-3960a1388881.jpg


 

Мәдрәсә белән танышкач Ильяс хәзрәт кунакларны ашханәгә чакырды. Анда аларны Корбан итеннән пешерелгән шулпа, татар бәлеше, бакчабыздан җыелган яшелчәләрдан ясалган төрле салатлар, чәй белән сыйлады. Кунаклар мәдрәсәдән бик канәгать булып, рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләр теләп дога кылып киттеләр.


f4577177-cd23-4df7-9746-4d80815e80d3.jpg