Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәнең кичке бүлек шәкертләренә дипломнар бирелде

Тантаналы чарада Татарстан Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис әфәнде Шакиров,  Диния Нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Гаяз хәзрәт Әхмәтшин, мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мәдрәсә остазлары катнашты.


20230524_183918.jpg

 

Тантаналы чараны мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде. Ул шәкертләргә ихлас белән тырышып укып гыйлем җыйганнары өчен, остазларга армый-талмый белем биргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде. Хәзрәт мәдрәсәне тәмамлаучыларны гыйлем үзләштерү һәм аны тарату юлында бер дә тукталмаска чакырды.


20230524_184029.jpg

 

Чыгарылыш шәкертләрен, дүрт ел дәвамында укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән Татарстан Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис әфәнде Шакиров шәкертләрне: “Милләт асыллары булыгыз, сезгә өметебез зур”, - диеп тәбрикләде. Ул милләтебез өчен, динебез өчен гыйлем алуның әһәмияте турында ассызыклап үтте, шәкертләрне дини тәрбияне милли тәрбия белән бертигез алып барырга, милләт зыялылары һәм каһарманнары булырга чакырды. Данис әфәнде әде генә булып узган имамнар форумы турында сөйләде, анда килешенгән карарларны бәян итте. Ул шулай ук дини һәм милли мирасыбызны яхшылап өйрәнергә чакырды.


20230524_184329.jpg


Данис Фәнис улы Аяз хәзрәт Мингалиевка татар дини мәгарифенә зур хезмәт керткән өчен Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләген - мактаулы күкрәк билгесен тапшырды.


20230524_185704.jpg

 

Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Гаяз хәзрәт Әхмәтшин шәкертләрне котлап дини мәгърифәт юлларыгыз эзлекле булсын иде диеп котлады. Ул халкыбызның һәрвакыт белемгә, мәгърифәткә омтылганлыгы хакында җиткерде һәм гыйлемне дәвам итәргә, үзең белгәнне авырлык-сынауларга да карамыйча, аны башкаларга тапшыру лазем булуы хакында әйтте. Ул дин әһелләренең, абыстайларның халыкка якын булуларын теләде һәм шәригать хөкемнәрен халыкка җиткергәндә армый-талмый хезмәт куярга чакырды.


20230524_190734.jpg

 

Мәдрәсәбезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев сүз алып, шәкертләргә гыйлем алу өстендә бертуктамый эшләргә һәм белгәннәреңне башкаларга да өйрәтергә чакырды. “Белгәнеңне башкаларга өйрәтмичә утыру тыйнаклык була алмый. Шулай ук мәҗлесләрдә: “Мин барысын да беләм”, – дип, гыйлемле кешеләрне дә уздырып сөйләү килешә торган гамәл түгел”, – дип искәртте һәм бер чиктән икенче чиккә ташланмыйча, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә, камилләшергә, туган уку йортының йөзенә кызыллык китермичә, мөгаллимнәрне догадан калдырмыйча хезмәт итәргә чакырды. Ул шулай ук чыгарылыш курсы шәкертләренең инде мәхәлләләрдә хезмәт куйганын да тәгаенләп китте.


20230524_191529.jpg

 

Шәкертләргә үзләренең үгет-нәсыйхатләрен Равиль хәзрәт Бикбаев һәм Хәйдәр хәзрәт Куйруков тә җиткерделәр.


20230524_191240.jpg

 

Тантананы йомгаклап Ильяс хәзрәт “Сезнең һәрбарчаларыгызга да зур уңышлар телим, барыгызга да гыйлем алуны дәвам итәргә, Аллаһы ризалыгы өчен изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә насыйп булсын”, – дип, ихлас теләкләрен җиткерде. Ул чын күңелдән гыйлем үзләштергән барлык шәкертләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм динебез юлында армый-талмый озак еллар бергә-бергә хезмәт итүне теләде. “Мәдрәсә ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык, аралашып торыйк, бер фикердә, бергә булыйк”, - диде.


20230524_193003.jpg

 

Шуннан соң егерме бер шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырылды. Тантаналы чарадан соң чәй мәҗлесе уздырылды.