Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы эшендә мәдрәсә вәкилләре дә катнашты

18-19 май көннәрне Казанда "Милли тормыш һәм дин" VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы булып узды. Анда, уку йортыбыз директоры Ильяс хәзрәт җитәкчелегендә, безнең мәдрәсә вәкилләре дә бик актив катнашты.
18 май көнне төшкә кадәр Башкортстан, Татарстан, Чувашстан, Мордовия, Ульян, Пенза, Пермь, Свердлау, Төмән, Новосибирск һәм башка төбәкләрдән килгән (Татарстан һәм Русиянең 68 төбәгеннән) имамнар, мөгаллимнәр теркәлү узды. Форумга барлыгы 1050 делегат чакырулы иде.

Өйлә намазыннан соң имамнар Казанның 1000 еллыгы музее белән танышты. Аннан соң алар секция утырышлары эшен башлап җибәрде. Аерым алганда, "Казан" милли мәдәният үзәгендә — "Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге", Татарстан Фәннәр академиясендә — "Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге", Татарстан мәдәният министрлыгында — "Мәчет һәм татар гаиләсе",Русия Ислам институтында - "Ислам дине һәм күпкырлы матбугат" исемле секция утырышлары үтте.

"Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге" секциясе эшен мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Секциядә төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре үз эшчәнлекләрендә очраган проблемаларны яктырттылар. Җыелган имамнар алдында безнең мәдрәсә вәкилләре, дә чыгыш ясады. Балтач бүлекчәсе мөдире, җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев мәхәлләдә милли үзаң тәрбиясе тәҗрибәсе белән таныштырды..

Секция утырышына нәтиҗә ясап, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев борынгы мираска игътибарны арттыруга кирәклеген, халкыбыз өчен изге булган каберлекләрне барлау, яңа ачылачак Болгар ислам академиясендә татар дин галимнәрен өйрәнү, аларның хезмәтләрен бастыруны оештырырга, Калиниград өлкәсендә мәчет ачарга һ.б. мәсьәләләрнең резолюциягә керәчәген аныклады.

19 май көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышының беренче өлеше узды. Утырышны Россия Ислам институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.

Форум гадәттәгечә Коръән сүрәсен уку белән башланып китте. Форумның 1нче өлешендә Сарыту өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Сарытау өлкәсе Энгельс шәһәре мәхәлләсе имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Сәйфетдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Мордовия өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Зәки хәзрәт Айзатуллин, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Республикасы Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Новосибирск өлкәсе Кыштовка районы имам-хатыйбы Якуп хәзрәт Вахитов, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Йосыф хәзрәт Бибарсов, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, Көнчыгышны өйрәнү институтының “Язма мирас һәм археография” фәнни-укыту үзәге җитәкчесе, Россия ислам институты доценты, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина чыгыш ясадылар.

IMG_7259_sait3.jpg

Докладлар тәмамлангач сүз Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Закиров Ринат Зиннур улына бирелде. Ул үз чиратында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм ТР Мәдәният министрлыгы бүләкләрен тапшырды. Безнең мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин татар рухи дөньясы, мили мәдәният үсешенә керткән хезмәтләре өчен Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җомга намазы Кол Шәриф мәчетендә укылды. Аннан соң Казан кирмәнендә татар ханнары сөякләрен җирләү чарасы узды. Казан ханлыгы җитәкчеләре Мәхмүт хан белән Мөхәммәдәмин ханнарның сөякләрен җирләүдә Татарстан җитәкчеләре дә катнашты.

Төшке аштан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышының икенче өлеше узды.

Утырышның әлеге өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Россия мөфтиләр шурасы аппараты җитәкчесе, Мәскәү өлкәсе имам-мөхтәсибе Рушан хәзрәт Аббясов катнаштылар. Шулай ук Форумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы хөкүмәт әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре дә бар иде.

Гадәт буенча, утырыш Коръән сүрәләре белән башланып китте. Соңыннан сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыгыш ясады.
«...Бу бик кирәкле һәм мөһим җыен, – диде Президент Р.Миңнеханов. –Бөтен Россиядән сезне чакырып, үзебезнең динебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау буенча күп кенә мәсьәләләр хакында сөйләшәбез. Дини юнәлештә шактый эшләр башкарыла. Теләгем шул: күңелгездә йөрткән уйларыгызны уртага салып сөйләшегез, моңа мөмкинлек бар. Без сезгә таянабыз. Мәчетләр торгызыла, китаплар бастырыла, мәдрәсәләр ачыла – болар барысыда безнең милләтебез өчен мөһим. Үзебез турында үзебез кайгыртмасак, безнең мәсьәләләрне беркем дә хәл итәчәк түгел. Бу мәсьәләләр Татарстанда уңайрак хәл ителә. Читтә яшәүче милләттәшләребез өчен авыррак икәнен дә аңлыйм. Шуңа күрә бердәм булсак, проблемаларны җиңелрәк хәл итәчәкбез».

img_6986_s1.jpg

Чыгышы ахырында ул халкыбызның мәнфәгатьләре өчен күп хезмәт куйган хөрмәтле дин әһелләренә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясовка, Россия Ислам институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Баш казые, Татарстан Республикасы Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия Федерациясе мөселманнары Үзәкләштерелгән дини оешмасының Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Зарипов, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Исхаков, Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” җирле дини оешмасының яшьләр шурасы рәисе Альфред хәзрәт Дәүләтшин чыгыш ясадылар.

20 май көнне форумга җыелган имамнар Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыенында катнаштылар. Тантанаеың төп чаралары Болгар ислам академиясе каршындагы мәйданда узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

print_2571667_2204021_s2.jpg

Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенны Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин гамәлгә куйган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә. ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде. "Изге Болгар җыены" Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы белән тәмамланды.