Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Ульяновскиның Иделаръягы районында Ислам мәдәни-агарту үзәге ачылды
Бүген Ульяновск шәһәрендә зур вакыйга- Идел аръягы районында Ислам мәдәни-агарту үзәге ачылды. Әлеге Үзәк 1 нче мәхәллә, Татар утары, татар халкының көнкүреше музее, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, дин һәм татар телен өйрәнү түгәрәкләрен үз эченә ала.
Җирле мохтарият динебез, милләтебез үсешенә зур өлеш кертә. Биредә милли һәм дини чаралар даими рәвештә үткәрелеп тора. Бәйрәм уңаеннан "Өмет" редакциясе базасында әлеге эшчәнлекне чагылдырган "Халыкка-хезмәттә" дип исемләнгән буклет дөнья күрде.
Тантаналы чарада мөхтәрәм кунаклар - өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко, шәһәр башлыгы Александр Болдакин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин , конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин , Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Исламны кабул итүгә 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, "Өмет" газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, имамнар, хәзрәтләр катнашты.
Әлеге Үзәкнең киләчәккә планнары һәм эшчәнлеге белән җирле автономия рәисе, әлеге проектның җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов таныштырды.
Рәзил Зиннәтуллина Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде һәм Үзәккә истәлекле бүләк тапшырды.
Конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Фәиз улы ике төбәк арасында дуслык күпере салынуы, милли, дини юнәлештә озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итүләре хакында сөйләде.
Җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп һәм олы вакыйга белән котлап Ильяс хәзрәт: “Башкарылган олы эшләрегезне күреп, бу мәхәлләдә саф татар телендә вәгазь сөйләнгәнне, дога кылынганны, үзара аралашканыгызны, бар эшләрне җәмәгать белән башкарганыгызны күреп сөендек. Гамәлләребезне барыбыз да сезнең кебек иманга тугрылык, туган милләтебезгә мәхәббәт белән алып барсак уңышка ирешербез ин шәә Аллаһ”, - дип мөрәҗәгать итте.