Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә шәкертләр хезмәт тәрбиясе ала

Мәдрәсә бакчасы - менә дигән тәҗрибә җыю урыны. Монда укучылар умартачы һөнәрлеге дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, бердәм эшләргә өйрәнәләр. Елдан-ел үсемлекләрнең утырту урынын алыштырып торалар, көздән бакчаны, умарталарны кышка әзерләп куялар.


d36bcc4a-96da-4fb3-b4af-a52682c987b9.jpg

 

Мәдрәсә ишегалды, бакчасы елдан-ел үзенең умарталары, матур агачларга, чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, алма бакчасы белән килгән кешеләрне сокландырып тора. Бер җир дә буш тормый – бакча булмаган җирдә күпъеллык үлән чәчелгән. Һәр шәкертнең үзенә бүлеп бирелгән мәйданчыгы бар. Алар анда кыяр, помидор, суган, укроп, сарымсак, борыч, чәчәкләр үстерәләр. 


20230422_112956.jpg

 

 Аларны яшел­чә, җиләк-җи­меш, агачлар, чәчәк­ләр утыртырга, үлән чәчергә, умарталар карарга остазлар өйрәтә. Яз җиткәч бакчага орлык чәчү, рассада утырту эшләре башкарыла. Бүген дә шәкертләр бердәм чыгып җир түтәлләрен казыдылар, тырмаладылар. Бакчаны чүп-чардан чистарттылар, агач төпләрен йомшарттылар, су сиптеләр.


5c7ebe45801db557b4258d58da9dda24.jpg

 

Яшьләргә хезмәт тәр­бия­се бирү тиешле, иҗтимагый хезмәт­тән беркайчан да баш тартырга ярамый, диеп саный мәдрәсә остазлары. Шәкертләр яшьтән үк муллыкны, бәрәкәтне, бөтенлекне, матурлыкны аңларга һәм шушы бөтенлекне үз куллары белән хезмәт куеп булдырырга өйрәнәләр. Мәдрәсә бакчасы исә табигатькә гашыйк, бакчачы, умартачы хезмәтен ихтирам итүче, чын җир кешесен тәрбияләргә ярдәм итә.

 

20230506_162316.jpg

 

 

Шәкертләр мул уңышны үстерү өчен бик күп көч, тырышлык һәм сабырлык кирәк икәнен аңлыйлар. Мәдрәсә кишәрлегендә эшнең бер максаты уңыш алу булса, ә иң мөһиме - шәкертләребезгә хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Эш белеп үскән шәкертләребез, мәдрәсәне тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач та сынатмаслар, тормыш, авылда хуҗалык алып бару, мәхәллә тоту авырлыклары алдында югалып калмаслар.