Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт мәдрәсә белән бәйле сугыш ветераннарын тәбрик итте

Бүгенге хәтер чарасы аеруча безнең мәдрәсә әһелләре өчен бик кадерле. 9 май - Җиңүнең 78-еллыгын бәйрәм итә торган көн. Без бүген сугыш кырларында ятып калган, сугыштан соң яралардан мәрхүм булган кардәшләребезне искә алабыз. Бүген Ильяс хәзрәт мәдрәсә белән бәйле сугыш һәм тыл хезмәте ветераннарын тәбрик итте. Алар арасында Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы, мәдрәсәбез шәкерте Харис хәзрәт Салихҗан, мәдрәсәбездә күп еллар хезмәт куйган Хаҗи хәзрәт Гатауллин. 


630aee1614cd8d03853e670fe7d5899e.jpg


Ильяс хәзрәт мәдрәсә коллективы исемннән аларга олы рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде. Сугыш ветераннарына исәнлек-саулык, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, аяз көннәр теләде.


4a9024eff157bd36b58a1839234328cc.jpg

 

Аңа кадәр шәкертләр, Ильяс хәзрәт белән Яңа Татар бистәсе зиратына барып, Бөек Ватан сугышы корбаннарына куелган истәлек каберендә Коръән укып, ил-көнгә тынычлык сорап дога кылдылар. Тагын бер тукталган урын Гарифулла ишан Гайнуллин кабере булды. Халкыбызга үгет-нәсихәт, аң-белем биргән күренекле дин әһеле сугышның Сталинград яу кырында катнашкан олуг шәхес. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт шәкертләргә аңлатмалар биреп йөрде һәм вәгазьләде.


DSC_5571.jpg


5 май көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде. Иң беренче чиратта ул Нәзарәт бинасында Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан белән күреште. Харис хәзрәткә – 95 яшь. Ул 1944нче елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары, ныклыгы, кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены һәм утыздан артык медаль белән бүләкләнә. Бүген аңа әлеге истәлек бүләкләренә Татарстан мөфтиятенең 30 еллык медале дә өстәлде. Әлеге олуг бүләк Харис хәзрәткә озак еллар Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы вазыйфасын үтәп, дин юлында зур өлеш керткәне өчен тапшырылды. Камил хәзрәт өлкән яшьтәге сугыш ветеранын котлап, сез барлык зур бүләкләргә лаек, сездән Аллаһ разый булсын дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм ныклы сәламәтлек теләде, бәйрәм күчтәнәче бирде. Харис хәзрәт үз чиратында күрсәтелгән кадер-хөрмәт, изгелекләр үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын дип, мөфти хәзрәткә эшләрендә уңышлар теләде, соңгы басылып чыккан мәкаләләре белән таныштырды һәм “Хәтер” мәчетенә җомга намазын алып барырга ашыкты.


DSC_5497.jpg


Аннары Камил хәзрәт чираттагы Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗи Миңнәхмәт улы Гатауллинны өенә барып тәбрикләде. Аңа 96 яшь, ул 1927нче елның 17 апрелендә Самара өлкәсенең Камышлы районы Яңа Ермаково авылында туган. 1941нче елның маенда җиде классны тәмамлый. Сугыш башлангач, колхозда төрле эшләрдә, соңгы елны тракторда эшли. 1944нче елны армия хезмәтенә алына. Сугыш беткәнче Балтыйк буе фронты составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 30га якын төрле бүләкләре арасында “Ватан сугышы” ордены һәм “Хәрби казанышлар өчен” медале бар. Бүген Хаҗи абый мөфти кулыннан Нәзарәтнең 30 еллык медален алды. Хаҗи абый үз гомеренең 30 елын дини хезмәткә багышлый – 1992нче елның февраленнән алып күп еллар дәвамында Казан шәһәре Кабан арты мәчетенең мәхәллә шурасы рәисе урынбасары, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең язу эшләрен башкаручы вазыйфасын үти. “Мин эшкә килгәндә мәчетнең халыкка кайтарылуына әле бер ел гына иде. Шуңа карамастан, мәчеткә күп шәкертләр җыелган иде. Габделхак хәзрәт Саматов анда үзе мәдрәсәнең мөдире дә, шәкертләргә дәресләр дә бирә иде, намазларны да үзе укыта иде. Мәчет бинасы 70 елдан артык бернинди ремонтсыз булган, төрле оешмалар кулланып, искереп беткән иде. Җылылык системасы бик начар иде, идәннәре черек, тәрәзә-ишекләре начар. Шулай булса да, дәресләр барды, көндезге һәм кичке, читтән торып уку, якшәмбе курслары эшләде. Мәдрәсәгә Рәсәйнең бөтен өлкәләреннән, Балтыйк буеннан, Урта Азия республикаларыннан, хәтта Ерак Көнчыгыштан да килделәр. Хәзер искиткеч яшь шәкертләребез бар, яшьләр мәчеткә җомгаларга, гаетләргә йөриләр, бу – безнең һәм Ислам диненең киләчәге”, – дип искә алып язган бер мәкаләсендә Хаҗи абый. Камил хәзрәт ветеранга дин юлында куйган тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен белдереп, Коръән укып дога кылды, ныклы сәламәтлек теләде, бәйрәм күчтәнәче тапшырды.


DSC_5547_4.jpg


Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү Татарстан мөхтәсибәтләрендә бүген дә дәвам итә.

 

Ватанны сөю – иманнандыр. Бу сүзләр – пәйгамбәрләр Солтаны Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең безгә әйтеп калдырган васыяте, мөбарәк бер хәдиседер. Ватан алдында да бурычларыбыз бар. Ватан да — тəкъдир, туган җир дə — тəкъдир, берəү дə туган җирен сайлап ала алмый. Кеше кайсы җирдə туган, шул җирне хөрмəт итəргə, яратырга һəм аңа куркыныч янаганда, гомерен дə жəллəмичə, туган җирне сакларга тиеш.


Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Бер сәгать сакта (постта) тору мең көн нәфел гыйбадәт кылудан саваплырак”, – дигән. Шушы хәдис илне саклауның никадәр әһәмиятле икәнен күрсәтә, без балаларыбызны, бигрәк тә ир балаларны тәрбияләгәндә илебезнең сакчылары итеп тәрбияләргә кирәклекне онытмаска тиешбез.

 

1945-нче Җиңү елны Ураза вә Корбан гаете ул елны сугыш беткәч булды. Халык искиткеч күтәренке рухи шатлык кичерде. Изге дини бәйрәмнәребез зур итеп үткәрелде. Безнең карамакта шул вакытның кинохроникасы бар. Сугыштан кайткан мөселман кардәшләр күмәк рәвештә Яңа бистәдәге татар зиратында җирләнгән мәрхүмнәр каберләрен зыярәт иттеләр, дога кылдылар, исән-имин кайтканнарына Ходайга шөкер иттеләр. Аларның инде күбесе мәрхүм инде. Кайсысы шушы зиратта да җирләнгән. Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә аларның барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, күргән авырлыклары вә газаплары  өчен, җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде.

 

Безгә бу хәтер саклау гамәлләрен дәвамлы итеп киләчәк буыннарга калдырга кирәк. Үлгәннәрнең каберләрен белеп, кадерләп торсак, киләчәк буыннар безне дә кадерләрләр, онытмаслар.

 

Хәтер җепләребезне өзә күрмик, хөрмәтле мөселман кардәшләр. Исәннәрнең кадерен белик, үлгәннәрнең каберен белик. Ватаныбызның дистәләгән миллион халыкыбызны югалтып, Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әти-бабаларыбызга, әби-әниләребезгә баш иябез. Аларны догадан калдырмыйбыз. Бөек Җиңү яулаган олы буыныбызны онытмыйбыз. Фани дөньядан күчкән, әби-бабайларыбызның, остазларыбызның, күренекле имамнарыбызның җаннары бездән разый булып, Аллаһы Тәгалә, кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, аларны Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.