Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариевны искә алды

Казанда Габдулла Кариевны 137 еллыгы уңаеннан искә алдылар. Бүген татар җәмәгатьчелеге Яңа Татар бистәсе зиратына барып, аның кабере янында Корщн укып дога кылды, чәчәкләр салды. Искә алу чарасында Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары, дин әһелләре, мәдрәсә шәкертләре, язучы, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


0a3ffcdf6e07568676548abfce3810c1.jpg

 

Искә алу чарасына Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов алып барды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы һәм Нурлат районы хакимият башлыгы исеменнән Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына рәхмәт җиткерде. «Булган мирасны яшь буынга тапшырырга, киләчәктә дә театрның дәрәҗәсен үстерү өчен эшләргә тиешбез», – диде ул.


b854adf3012de7e0f5fa5295ca8acb57.jpg

 

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм аның шәкертләре Габдулла Кариев рухына Коръән укып, дога кылды. 

 

030012d43f1fc2d5866d2da2f7b2b631.jpg

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Кариев театрын «бренд» дип атады.


«Мин Габдулла Кариев турында күп укыдым һәм һаман да кешеләрнең шулай яшь килеш зур эшләр эшләвенә шаккатам. Күп шәхесләр ул вакытта шундый эз калдырган һәм без аны онытмыйбыз. Мин Кариев театры белән горурланам, чөнки алар – бренд. Кая гына барсак та, «Кариев театры» сүзе яңгырый. Мин һәрбер спектакльгә калдырмыйча киләм һәм һәрвакыт сөенәм. Мин сезне бик яратам», – диде Миләүшә Айтуганова.


6ddf045e9dbc4875980a6daa3bac14eb.jpg

 

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева Габдулла Кариевның эшчәнлеге зур кыйммәткә ия булуын әйтте. «Габдулла Кариев – ул татар театры, профессиональ режиссурага нигез сала. Ул образларны психологик яктан тирән карый, һәрвакыт укый. Аны һәрвакыт искә алсак, яшьләребезгә җиткерсәк, татар теле, милләте, театры мәңге яшәр», – диде ул.

 

Кариев исемендә яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар татар театрына нигез салучы шәхесне хөрмәтләп искә алучы яшьләр булуына сөенүен белдерде. «Шәхесләр олы багана булып, иҗатлары белән халык күңелендә кала икән, алар үлемсез була. Шәхеснең киләчәккә баруын-бармавын яшьләр билгели. Безнең яшьләр театрында бу традицияләрнең саклануына мин бик рәхмәтле. Олы буынның да, яшьләрнең дә бу исемне, шәхесне кадерләп саклануына рәхмәт», – диде Луиза Янсуар.

 

Габдулла Кариевның 137 еллыгына багышланган чаралар бүген Нурлат районында дәвам итә. Театр коллективы Колбай-Мораса авылында Кариев музеенда, авылның мәдәният йортында булып, якташлары белән очрашак. Кич белән Кариев театры Нурлат тамашачысына «Артист» спектаклен тәкъдим итә.