Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәбез шәкерте студентлар конференциясендә катнашты

Россия ислам институтында «Современная молодежь и духовные ценности народов России» дип исемләнгән III республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узды  

Конференциянең пленар утырышында Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафис Закиров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы Айдар Карибуллин катнашты.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсеннән студентлар конференциясендә Рушан Әхмәтҗанов катнашты.