Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алу көне узды

Бүген, шәүвәл аеның 12нче көнендә (2нче майда), мөселман дин эшлеклеләре, имамнар, мөгаллимнәр, зыялылар, шәкертләр, киң татар җәмәгатьчелеге Казан шәһәренең Яңа татар бистәсе зиратына Остазларны искә алу чарасына җыелды. Алар арасында – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

 

 20230502_101556.jpg


Дога кылу мәрасименә килүчеләрне әлеге чараны 1998 елдан бирле оештырып килүче, искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Быел 25нче тапкыр уздырылган искә алу чарасында Чувашия Республикасы, Киров, Ульяновск өлкәләреннән дә дин әһелләре, мәдрәсә шәкертләре, күпләгән иҗат әһелләре, мәрхүмнәрнең туганнары, хезмәттәшләре, аларның юлын дәвам итүче имамнар бар иде. Быелгы чарада Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Камил әфәнде Нугаев, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс әфәнде Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф әфәнде Хәсәнов, “Безнең мирас” журналы Баш мөхәрирре Ләбиб хаҗи Лирон, Ульян өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рафаиль хәзрәт Нәҗметдинев, Чуваш Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе ярдәмчесе Илдүс хәзрәт Зәйнетдинев, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Тәтеш районы якташлар җәмгыяте рәисе, ГУП "Татсортсемовощ" генераль директоры Харис хаҗи Камалиев һәм башка күренекле дин әһелләре һәм татар зыялылары катнашты. Шул рәвешчә, оештыручылар аллеялар буйлап узганда фидакарь шәхесләрнең исемнәрен хәтердә яңартырга ярдәм итте.

 

DSC_4932.jpg

 

Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта ике тапкыр өмә үткәрелде. Өмәләрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Диния Нәзарәте коллективы, дин әһелләре, “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәләр шәкертләре, Казанның мәдәният хезмәткәрләре зиратны һәм каберләрне чүпләрдән чистартып, чардуганнарны төзекләндереп һәм буяп, тәртипкә китерде.


20230429_102755.jpg

 

Бүген Остазлар көнендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга зиярәт кылу барышында татар дөньясында билгеле шәхесләрнең каберлекләренә куар-кодлы мәгълүмати такталар кую проекты тәкъдим ителде. Ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе, Казанның “Ал мәчет” имам-хатыйбы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс хәзрәт Җиһаншин тарафыннан тормышка ашырыла. Заманча технология ярдәмендә зиярәт итүчеләр шәхесләр турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия булачак. Очрашуда шулай ук репрессия корбаннары булып ахирәткә күчкән, каберләре билгесез затларны (Шәһретдин Шәрәф, Кәрим Тинчурин, Һади Атласи, Мөхәммәдсадыйк Иманколый һ.б.) туктап искә алу өчен бер билге кую тәкъдимнәре җиткерелде. Моннан тыш, иске кабер ташларын саклау урынын булдыру мәсьәләсе күтәрелде.


20230502_102804.jpg

 

Остазларны искә алу көнендә катнашучылар Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Миркасыйм Госманов һ.б. рухына Коръән укып дога кылды. Аннары күренекле дин әһелләре Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, шулай ук Исмәгыйль хәзрәт Мөштәриев, Әхмәтһади Максуди, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов каберләренә туктап дога кылынды. Болар һәммәсе дә һәр татар кешесенең күңеленә иң якын шәхесләр, күп дин әһелләренең тормышларында якты эз калдыручылар.


DSC_5005.jpg

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында йөзгә якын дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан.


DSC_5074.jpg