Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Казанның Яңа татар бистәсе зиратында ике көн рәттән өмә узды

Татарстанның мәдәният министрлыгы, Диния Нәзарәте, “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсәләр хезмәткәрләре, шәкертләре Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында өмә ясадылар. 


20230429_102755.jpg


Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Зиһаншин  җитәкчелегендә Татарстан Нәзарәте хезмәткәрләре һәм имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре, мәдәният хезмәткәрләре һәм шәкертләр зиратның зур өлешен рәткә китерде, каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.


DSC_4704.jpg


Өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 1998 елдан бирле  2 майда традицион рәвештә Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, биредә 50 дән артык дин әһеле, мәгърифәтчеләр һәм галимнәр җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдхади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин бар. Өмә башында һәм ахырында биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына күмәкләп дога кылынды.


20230429_100833.jpg


DSC_4799.jpg