Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Чаңгы ярышында җиңгән шәкертләр бүләкләнде

4 мартта мәдрәсәбездә сәламәтлек көне уздырылган иде. Ул көнне шәкертләр 3 км чаңгы ярышында катнаштылар. Аларның хәзерлеген Рафаииль хәзрәт тикшерде. Шәкертләр тизлек, чыдамлык сыйфатлары буенча үзләрен яхшы яктан әзерлекләрен күрсәттеләр.

 

b1f48ed5-e357-487d-83c5-e6c17390b0bc.jpg

 

Чаңгы ярышлары буенча беренче урынны икенче курс шәкерте Шәехов Айнур яулады. Икенче урында беренче курс шәкерте Вильданов Ислам. Аның шәриктәше Латыпов Расул өченче урында.


9ddc2bd0-4722-4628-8722-982394666acd.jpg

 

Бүген җомга намазыннан соң алдынгы шәкертләргә бүләкләр тапшырылды. Аларны Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмитович Шәйхетдинов, мәдрәсәбез шәкерте Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәрендә яшәүче Исмәгыйлев Рамил Назыйф улы тәбрикләде һәм яңадан-яңа уңышлар теләде.


ec2e2f20-d608-415f-99f2-2cc1789d2e43.jpg