Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә сәламәтлек дәресләре дәвам итә
4 мартта мәдрәсәбездә сәламәтлек көне уздырылды. Аның максаты һәм бурычлары: сәламәтлекне ныгыту, шәкертләрне физик яктан чыныктыру, физкультура һәм спортны киңрәк җәелдерү, милли спорт төрләрен үстерү, көч, чыдамлылык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү.
Бүгенге көнне шәкертләр 3 км чаңгы ярышында катнаштылар. Аларның хәзерлеген Рафаииль хәзрәт тикшерде. Шәкертләр тизлек, чыдамлык сыйфатлары буенча үзләрен яхшы яктан әзерлекләрен күрсәттеләр. Ярышта 14 шәкерт катнашты.
Чаңгы ярышлары буенча беренче урынны икенче курс шәкерте Шәехов Айнур яулады. Икенче урында беренче курс шәкерте Вильданов Ислам. Аның шәриктәше Латыпов Расул өченче урында.
Ярышлар тәмамлангач, шәкертләрне яхшы нәтиҗәләр белән мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт һәм физькультура мөгаллиме Рафаиль хәзрәт котлады.