Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Татарстан мөфтие Тимур хәзрәт Ибраһимовны медаль белән бүләкләде

Бүген, Шәгъбан аеның 10нчы көнендә (2нче мартта), Диния Нәзарәтендә озак еллар дәвамында Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында имам-хатыйб булып эшләүче, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Тимур Яхъя улы улы Ибраһимовка махсус медаль тапшырылды. Дин әһелен 75 яшьлек юбилее уңаеннан Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе бүләкләде һәм аңа рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әлеге бүләк Тимур хәзрәткә исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм Диния нәзарәте белән уңышлы хезмәттәшлек куеп, озак еллар дәвамында дин юлында зур өлеш керткәне өчен бирелде. Бүләкләү тантанасында шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты.


DSC_9180.jpg


“Аллаһ Раббыбыз сездән разый булсын. Өлкән яшьтә булуыгызга карамыйча, ару-талуны белми хезмәт итәсез. Өммәтебезне рухи яктан ныгытуга, шәкертләр тәрбияләүгә, җәмәгать эшләрендә актив катнашуыгыз өчен әҗер-савапларын ирештерсен”, – дип теләде Камил хәзрәт..


c57ad86b-ccfe-4054-a4f6-ea45cbd058cf.jpg


Тимур хәзрәт шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтеп кую сәфәреннән кайтты. Мөфтигә ул солдатлар белән аралашудан алган кичерешләре, чираттагы ярдәмне оештырып җибәрү мәсьәләләре хакында сөйләп узды.


Тимур хәзрәт Ибраһимов – авиация подполковнигы, әфган сугышы ветераны. Үз гомерендә парашюттан 126 тапкыр сикергән. Ул 30дан артык медаль белән бүләкләнгән.


Тимур хәзрәт – хәрби хезмәт юлын төгәлләгәннән соң, 1994нче елда лаеклы ялга чыгып, 1994-1996нчы елларда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге исемендәге мәдрәсәдә белем ала, аннары уку йортында тәрбияче булып эшләргә кала, 2007нче елдан алып хәзергәчә Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында имам булып эшли. Тимур хәзрәт күпләгән һөнәрләргә ия: ул Габделхак хәзрәт Саматовтан чалма чалу тәртипләрен өйрәнеп калып, 1995нче елдан чалма чалу белән шөгыльләнә һәм аның серләренә шәкертләрне дә төшендерә. 2001нче елдан мәдрәсәдә умартачылык нигезләрен укыта һәм гамәли дәресләр алып бара. Шәкертләр тәҗрибә узарга ул үзе имамлык иткән Кызыл Байрак авылы умарталыгына да йөри. Тимур хәзрәт Нәзарәт белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән бәйләнешләр алып бару сафында торган шәхесләрнең дә берсе, ул 2005-2012нче елларда Татарстан колонияләрендә урнашкан мәчетләргә вәгазьләр белән йөри.


1caf7e94-2ac7-4bfe-8432-bf4c607d2af9.jpg


Бүген шулай ук Тимур хәзрәт мәдрәсә шәкертләре алдында яшь буынны рухи һәм тугрылык тәрбияләү темасына чыгыш ясады.