Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре Ульяновскида булып кайтты

Мәдрәсә әһелләре Ульяновск шәһәрендә булып, мөселман кардәшләр тормышы белән танышып кайтты. Алар анда Ульяновск шәһәре Иделаръягы районы хакимияте һәм беренче мөселманнар җәмгыяте рәисе Рафаэль хаҗи Нәҗметдинев чакыруы буенча барды.


12468570-7fdc-4a11-94dc-b80808631e1c.jpg



Казан кунаклары белән аралашырга милли хәрәкәтнең иң мөхтәрәм аксакаллары Шәүкәт хаҗи Богданов һәм Варис хәзрәт Равилов та чакырылган иде.


Мәдрәсә кунакларын Идел Аръягы районының “Ульяновск өлкәсенең  татар милли-мәдәниятле автономия” иҗтимагый оешма советы рәисе, Яңа шәһәр мөселман мәхәлләсе имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов каршы алды. Ул Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районы татар милли-мәдәни мохтарияте эше белән таныштырды.


55663d26-fdf7-494b-bf11-c2606c79d457.jpg


Әлеге оешма Ульяновскиның иң зур районнарының берсендә эшләп, шактый эш-гамәлләр күрсәтергә өлгерде.  Мохтарият рәисе үзенең тырышлыгы, җирле хакимият һәм милләттәшләребез белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә лаеклы ихтирам яулый алды. 30 елдан артык Ульян өлкәсенең Идел аръягы районында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар оештыручы да. Милләтара дуслыкны, Ислам диненә дәгъвәт итүче дә. Мөселман кардәшләрне җыеп корбан, ифтар мәҗлесләре үткәрү, дисеңме, милләттәшләрне сый тулы өстәлләр артында очраштырулар дисеңме, мәдәни бәйгеләр, дисеңме, ул барысын да оештырырга өлгерә. Иң мөһиме алар саф татар телендә уза. Автономия каршында яшь  буын өчен клуб оештырылган. Анда бергәләп татарча концертлар  кую, таныштыру, үзара аралаштыру максаты куела.   “Ак калфак” оешмасы үзенең эшен нәтиҗәле алып барып район хатын-кызлары арасында милли агарту чараларын алып бара. Идел аръягы районы татар милли мохтарияте татар эшмәкәрләре, район, шәһәр, өлкә хакимияте җитәкчеләренең ярдәмен тоеп яши.


9c14c4a4-8807-429d-87c8-0652a3dad93b.jpg


Хәзерге вакытта бу җирлектә милли мәдәни-мәрифәтчелек мәркәзе төзелеп ята һәм ул тиздән үзенең ишекләрен ачачак. Аның янында милли көнкүреш музее матур гына эшләп килә. Килгән кунаклар биналарны карап чыктылар, эшлекле киңәшләрен бирделәр.


Иң җылы сыйләшүләр әлбәттә Яңа шәһәр мөселманнары белән булды. Килгән кунаклар мәхәллә халкы белән аралашты, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Җыелган мөселманнарга мөрәҗәгать итеп Ильяс хәзрәт: “Мәхәлләгездә башкарыла торган олы эшләрегезне күреп, саф татар телендә вәгазь сөйләнгәнне, дога кылганны, аралашканыгызны ишетеп сөендек. Гамәлләребезне иманга тугрылык, туган милләтебезгә мәхәббәт белән алып барсак уңышка ирешербез ин шәә Аллаһ”, - дип мөрәҗәгать итте.


127331e5-c7d3-484a-afb1-0245058d3b75.jpg

 

Ульяновскига сәфәр вакытында, мәдрәсә әһелләре шулай ук “Өмет” газетасы редакциясендә аның редакторы Исхак әфәнде белән очрашып, эшлекле фикер алыштылар.


1a472db7-6e46-4b01-8e9c-537c99359f91.jpg

 

Сәфәр уңаенда мәдрәсә әһелләре шулай ук Тәтеш шәһәрендә, Аапас районы Иске Йомралы авылы мәчетләрендә булдылар һәм анда хезмәт куючы мәдрәсә шәкертләре белән аралаштылар.



“Ульяновскига бару шәһәр мөселманнары, өлкә татарлары тормышы белән якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә бик файдалы булды. Аннан гыйбрәт алып кайттык. Баруны оештырган өчен Рафаэль хәзрәткә күп рәхмәтләребезне җиткерәбез”, - диде Ильяс хәзрәт сәфәрдән кайткач.