Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Рәхимулла хәзрәт Яруллин китапларын мәдрәсә китапханәсенә тапшырды

Олы остазыбызның китаплары арасында дини, татар теле һәм тарих буенча басмалар, дәреслекләр, әдәби җыентыклар бар.


43011be1-a5f4-41a8-9846-2df0106cd0fd.jpg

 

Рәхимулла хәзрәт Яруллин - мәдрәсәбездә күп еллар үрнәк остаз булып хезмәт иткән күренекле шәхесебез. Хәзерге вакытта ул, мәдрәсәдә укытмаса да даими рәвештә мөгаллимнәр, шәкертләр белән очрашып тора, мәдрәсә тормышы белән кызыксына. Әйтергә кирәк, заманында ул уку йортыбыз беренче шәкертәренең берсе булды, мәчетебезнең икенче имамы булды, имам вазыйфалары фәнен укытты, уку йортыбызны камилләштерү эшендә зур хезмәт куйган зат.

 

 

Мәдрәсә китапханәсенең, соңгы елларда иң үтемле тулыландыру юллары булып, яңа басмаларның килүе белән бергә, олы остазларыбызның китаплары белән нык баетылуы тора. Соңга елларда, уку йортыбыз өчен мөһим булган, ике йөздән артык басма Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, Газизулла хәзрәт Бикмуллин, Ибраһим хәзрәт Шамилов һәм башка олы шәхесләребез китапханәләреннән керде.