Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәчетнең фарыз залында яңа җиһазлар

Мәчетнең фарыз залы күзгә күренеп матурая. Мәдрәсә иганәчесе Рамиль Тураев ярдәме белән анда зәвыклы киштәләр барлыкка килде. Аларда, бер ягында, Коръән китаплары урнаштырылды, икенче якта шәкертләрнең чалмалары куелды.


20230204_150109.jpg


Моннан берничә ай элек кенә һәрбер шәкерткә, үзлзре катнашында, чалма чолганды һәм аларны узган атнада мөфти Камиль хәзрәт тантаналы төстә тапшырды. Шәкертләр имам булып намаз укытканда үз чалмаларын кияләр. Мәдрәсәнең Норлат районыннан булган шәкертләре фарыз залына тәсбихлар куя торган 4 өлгеч ясап китерделәр.


20230204_150048.jpg


Шәкертләр бу бүләкләрне китерүчеләргә рәхмәт әйтеп дога кылдылар. Һәр намаз саен бу җиһазлар иганәче мөселманнарга савап өстәп тора.