Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мөфти Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре белән очрашты

Бүген, Раҗәб аеның 8нче көнендә (30нчы гыйнварда), Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә булды һәм көндезге уку бүлегендә белем алучы шәкертләр белән очрашу үткәрде. Әлеге чарада шулай ук уку йорты җитәкчелеге, мөгаллимнәр, иганәчеләр катнашты. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Вәдүт хаҗи Вафин мөфтине шәкертләрнең яшәү бүлмәләрендә алып барыла торган ремонт эшләре белән таныштырды, спорт мәйданчыкларын, мәдрәсә бакчасын һәм умартачылыгын, мәдрәсә музеен, китапханәне, уку сыйныфларын күрсәтте. 


DSC_5629_2.jpg


Камил хәзрәт мәдрәсә музеена Тәлгат хәзрәт Таҗетдин тарафыннан 2012 елда Ак мәчет ачылышында мөфтияткә бүләк ителгән әләмне тапшырды. Ильяс хәзрәт мөфтигә Мурад Рәмзинең 1888 елда басылган китабын бүләк итте.


110b9259-a3c4-4a1f-b4fb-852693b13be7.jpg


Мөфти исә үз чиратында шәкертләргә белем алу өчен тудырылган мөмкинлекләр, буш вакытны файдалы үткәрү, Коръән ятлау, тәҗрибә үтү һ.б. хакында сорашты. Камил хәзрәт шәкертләр белән очрашу барышында булачак дин әһелләренә Коръән ятлау буенча нәсыйхәтләрен бирде. Ул Ш.Мәрҗани, Г.Барудиларның иҗазәткә ия зур галимнәр булуын билгеләп, аларның беренче чиратта Коръән ятлауларын әйтеп узды, революциягә кадәр Коръәнне яттан белмәгән бер имамны да таба алмассыз дип мисал китерде. “Хафиз булмаган кеше галим була алмый. Коръән ул – фундамент. Бөтен фәннәр бары бер Китапны – Коръәнне аңлар өчен укыла. Бер кеше бер көндә бер битне ятласа, ике елда хафиз була ала. Сез мәдрәсәдә өч ел укыйсыз, әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Коръәнне ятлавы авыр түгел, аны күңелдә саклау, көн саен кабатлау, ягъни хафиз булып яшәү кирәк”, – дип аңлатып үтте Камил хәзрәт.  Очрашу истәлеге итеп 20 шәкерткә мөфти кулыннан чалмалар тапшырылды. Әлеге олуг бүләкне мәдрәсә җитәкчелеге шәкертләргә киләчәктә имамлык эшчәнлеге алып барырга этәргеч булсын дип махсус әзерләгән. Алар аны кадерләп сакларга, практика узу чорында татар чалмасы белән җәмәгать намазлары алып барырга сүз бирде. Аннары мәдрәсәдә уку дәверендә хафиз булып җитешкән шәкерт Мөхәммәт Бикбаев ахшам намазын алып барды.


DSC_5676.jpg


Намаздан соң раҗәб аенда нәфел уразасы тотучылар өчен ифтар үткәрелде. Мөфти хәзрәт мәдрәсәнең игәначеләр шурасына кергән олуг затлар белән фикер алышты. Эшлекле сөйләшүдә Вәдүт Вафин, Фәрит Мифтахов, Искәндәр Җиһангәрәев, Рашит Гайнетдинев, Харис Камалиев, Роберт Вәлиев кебек олуг вә мәртәбәле затлар катнашты.


DSC_5724.jpg