Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Казанда дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды

Бүген, татар-мөселман җәмәгатьчелеге бөек дин галиме, мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулу уңаеннан искә алу чарасына җыелды. Очрашу Казан шәһәренең бер төркем дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, журналистлар катнашында Яңа бистә зиратында рухи остазның кабере янына узды. Көн салкын булуга да карамастан, мәшһүр шәхесне искә алу, дога кылу мәрасимендә иллегә якын кеше катнашты.


DSC_3921_1.jpg



Искә алу чарасын Кәлам Шәрифтән аятьләр уку белән башлап җибәрде. Аннары дин әһелләре һәм җыелган халык укылган аятьләр бәрәкәтендә әлеге зиратта дәфен кылынган Мәрҗани хәзрәтебезнең каберләрен нурландырсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде, дип Раббыбызга ялварып дога кылды.


DSC_3906_1.jpg


Алга таба галимнәр, фән эшлеклеләре, Мәрҗанинең мирасын өйрәнү, саклау, халыкка җиткерү белән шөгыльләнүчеләр үз фикерләре белән бүлеште. Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Мәрҗани кебек олуг галимнәребезне искә алу, алар өчен дога кылу безнең изге вазыйфабыз дип, “Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани татар халкы өчен генә түгел, бөтен өммәт өчен хезмәт итте. Аның ислам фәннәре буенча 30дан артык китаплары билгеле. Күбесе гарәп телендә язылган. Бүгенге көндә Россиядә һәм Урта Азиядә генә түгел, гарәп илләрендә дә Шиһабетдин хәзрәтнең хезмәтләре буенча динебезне өйрәнәләр”, – дип билгеләп үтте.


DSC_3892.jpg


Фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдинов олуг галимне ислам дөньясында фикер уятучы, булган мираска бәя бирә алучы, киләчәккә юллар салучы зур шәхес дип атады. “Ш.Мәрҗани – ислам дөньясында зур эз калдырган галим, татар тарихын өйрәнүче. Үзгәртеп кору еллары башлангач та, беренче булып аның тарих буенча язылган хезмәтләре тәрҗемә ителде. Киләчәктә безгә Мәрҗанине чын мәгънәдә мөселман кешесенең никадәр киң фикерле, тирән белемле була алуын күрсәтеп торучы бер үрнәк итеп күрсәтергә кирәк”, – диде ул.

Бүгенге чарада Мәрҗанинең Һава исемле кызының оныкчыгы Азат Вәлиев катнашты. Ул бабасын искә алып, исемен һәм мирасын кадерләп саклау, мәңгеләштерү юлында хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бүген татар зыялылары һәм дин әһелләре Яңа бистә зиратында булган чакта шулай ук Габдулла Тукай, Илһам Шакиров каберләре янына туктап дога кылды. Бүген Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 4 ел булды.