Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас!

Мәдрәсәдә читтән торып укучыларның  кышкы сессиясе тәмамланды.  Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән  килгән йөздән артык дин әһеле  янәдән ике атнага  парталар артына  утырды.


20230107_094514.jpg


 

Казанга укырга килүләре дә юкка гына түгел. Алар монда татар рухында кайнап, элекке татар мәдрәсәләре традицияләрен саклаган уку йортында гыйлем алыр өчен килгән. Шәкертләр үзләре әйткәнчә мәдрәсәдә укуларны зарыгып көтеп алалар. Алар  мәхәлләдә эшләү дәверендә туган дини вә дөньяви сорауларны җыеп торалар, дини агартуда булган уңышлары белән уртаклашырга атлыгып торалар.   Мәдрәсә мөгаллимнәре дә укучыларны сагынып көтеп алалар. Чөнки илебезнең төрле төбәкләрендәге мәхәлләләрнең, андагы безнең шәкертләрнең  ни рәвешле эшләве безнең өчен бик мөһим.


8127e642-ebcd-4fc2-a987-1660d4f3aeac.jpg




Укулар дәверендә  читтән торып уку бүлеге шәкертләре танылган дин әһелләре һәм милләт зыялылары белән очрашты.  Соңгы көннәрдә генә дә алар белән профессор, академик Индус  әфәнде Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор Наиль хаҗи Таиров, шагыйрь Рифат Сәләх, язучы Галимҗан Гыйлманов, галим Сөләйман Рәхимов чыгыш ясады. Һәр очрашудан шәкертләр бик кәнагать калды һәм милләт асылларына үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр.


f9a4978b-8f87-42d3-a1c9-023e9b5a4a31.jpg



Ильяс хәзрәт укуларның соңгы көнендә нәтиҗә чыгарып шәкертләргә тырышлык куйганнары, ихлас булганнары, белемгә омтылганнары өчен рәхмәтләрен әйтте. Җәйге сессиягә тәтбикъ үтү буенча биремнәр бирде.



20230114_122753.jpg


 

Инде мәдрәсәгә көндезге бүлек шәкертләре килде. Алар кышкы практика үтеп кайтты. Мәхәлләләрдә шәкертләр эше турында матур бәяләмәләр килде.


1fa01381-0f9f-43b4-85ad-fab6f151dafd.jpg