Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мөфтият вәкилләре мәдрәсә шәкертләре белән очрашу үткәрде

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашты. Кышкы сессиягә килгән укучылар Нәзарәт вәкилләре белән күрешеп, вәгазь-нәсыйхәт сүзләре ишетте, мөфтиятнең проектлары, эшчәнлеге белән якыннан танышып, кызыксындырган сорауларын бирде.


DSC_2771_1.jpg


Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин күренекле шәхесләр, милләт зыялары белән очрашулар даими узуын, читтән торып укучыларның һәр көне, буш вакыты файдалы булсын өчен төрле чаралар, очрашулар үткәрелеп килү турында әйтте. Шәкертләр Россиянең 20гә якын төбәгеннән килгәннәр, барысы да татар милләтеннән, үз мәчет-мәхәлләләрендә дини эшчәнлек алып барырга, имам булырга әзерләнүчеләр. 20 яшьтән алып 70 яшькәчә булган 126 кеше кышкы сессия тапшыра. Татарстаннан кала, Ульяновск, Киров, Марий Эл, Калининград, Чувашстан, Башкортстан, Самара, Чиләбе, Ставрополь, Екатеринбург, Төмән һ.б. җирләрдән килеп укучылар бар. Ильяс хәзрәт шушы көннәрдә шәкертләр алдында “ДУМ РТ Хаҗ” вәкиле Илдус Сабитов, “Хәләл” стандарт комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча беренче урынбасары Марс Тукаев, күренекле татар галимнәре Индус һәм Энгель Таһировлар, шәҗәрәләр буенча белгеч Рамил Габтрахимов, “Безнең мирас” журналы баш редакторы Ләбиб Лерон белән очрашулар үтүе хакында әйтте.


DSC_2781.jpg


Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белем алучы шәкертләргә укуларында уңышлар юлдаш булуын, гыйлем алып үз туган җирләренә әзерлекле белгечләр булып кайтуны, дин-ислам һәм милләт өчен файдалы шәхесләр булып җитешүләрен теләде. Үзенең вәгазендә ул Пәйгамбәребезнең ﷺ дүрт васыяте турында искә төшерде, болар: сәлам бирешү, мохтаҗларны ашату, туганлык җепләрен ныгыту, төнге намазлар уку. Илфар хәзрәт аларның һәрберсенә аерым тукталып, үз өстеңдә эшләү, күркәм холык һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, җәмгыять өчен файдалы булу, туганнарны һәм кардәшләрне кайгыртуның мөһимлеге, хәзерге чорда бер-береңә ярдәмләшү, дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү, кайгыртучан булу кирәклеге турында үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул бүгенге көн күзлегеннән чыгып, тормыштан мисаллар китерде, киңәшләрен бирде.


DSC_2791_0.jpg


Алга таба шәкертләр белән очрашуда Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин татар дини мирасын торгызу, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлеге, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Ул Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фондында урын алган китаплар, шулай ук соңгы елларда дөнья күргән авторларның хезмәтләре, дәреслекләр турында сөйләп, дини-милли мирасны саклау, татар телен үстерү һ.б. юнәлешләр буенча бердәм хезмәттәшлек алып барырга чакырды.


DSC_2831_2.jpg


Очрашудан соң җитәкчеләр мәдрәсәнең музеенда булдылар, биредә сакланган оригинал экспонатлар, кыйммәтле ядкәрләр, фотолар белән таныштылар.


DSC_2802_2.jpg