Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Габденнасыйр Курсави белән бәйле тарихи мәчет төзекләндерелә

Тарихи чарада Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, тарихи мәчетне торгызу эшләрен башлап йөрүче, танылган хәйрияче Вәдүт хаҗи Вафин, “Бенең мирас” журналы баш редакторы Ләбиб хаҗи Лерон, Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Арча районы хакимияте вәкилләре, авыл халкы  һ.б. катнашты.


a3d8874f-8947-41cf-844d-c33a87e01c40.jpg


f7f854cf-d38d-40c7-9074-595aa74cb685.jpg


Киләчәктә биредә музей һәм китапханә булачак. Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре бара.


af92fbe6-f0e9-4b64-835a-6bff43dc20d9.jpg


Бүгенге көндә мәчет эчендә төзекләндерү эшләре бара. Таш мәчетнең көньякка караган яртысын XIX гасыр уртасында Казанның 2нче гильдия сәүдәгәрләре Гобәйдулла бине Муса бине Исмәгыйль бине Апанай һәм аның бертуган энесе Габделкәрим төзетә. 1863 елның ахырында Габделкәрим Апанаев, өч тәрәзә уемы өстәп, бинаның төньякка караган ягын салдыра. 1880 елда мәчет төзекләндерелә, түбәсе һәм манарасы яңартыла. 


e68d57f8-166f-4090-b531-5dfec07369c0.jpg


XVIII гасыр ахырында — XIX гасыр уртасында мәхәллә имам-хатыйбы булып атаклы дин эшлеклесе Габденнасыйр Курсави (1776—1812) хезмәт итә. Мәчет каршында зур мәдрәсә оештырып, яхшы мөгаллим исеме ала.


16180d6b-b2a4-4b4b-ad3f-ec831d31ccba.jpg