Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Профессор Айдар Хәбетдинов үзенең шәкертләре белән мәдрәсәдә булып китте

Мәдрәсәдә галим, язучы, тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хәбетдинов үзенең магистр шәкертләре белән булып китте. Аның студентлары арасында төрле милләт кешеләре бар иде. Мәсәлән, өчесе Кытай Республикасыннан килгән затлар.


1a5cd502-419d-478f-81de-773a11aa7fe7.jpg

 

Студентлар башта мәдрәсәнең умартачылыгын, яшелчә бакчасын карадылар. Мәдрәсә мөгаллимнәре аларны тарихи биналар белән таныштырды. Айдар әфәнде студентларына үзе дә аңлатмалар биреп барды. Очрашуның икенче өлешендә кунаклар мәдрәсә китапханәсендәге китаплар белән таныштылар, уку сыйныфларында булдылар, татар көнкүреше һәм дини гыйлем бирү тарихы музеен карадылар. Аларны иң кызыксындырган экспонатлар: 18-19 гасырда басылган китаплар һәм эш кораллары, 20 гасыр башындагы мәдрәсә дәреслекләре. Студентлар, мөгаллимнәрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.


51e0b5d7-1e93-4781-bf9d-f10bfdbf67d3.jpg


Айдар әфәнде хөрмәтле кунаклар китабында үзенең язмасын калдырды. Студентларны һәм мөхтәрәм галимне мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт озатып йөрде.


e0eca431-2431-4dab-922f-36dd36b1f44f.jpg


Студентларны ахырдан мәдрәсә ашханәсендә шәкертләр пешергән ризыклар белән сыйладылар.