Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре Сара апа Садыйкованы искә алуда катнаштылар

1 ноябрь – милләтебезнең калфаклы сандугачы, танылган якташыбыз Сара апа Садыйкованың туган көне. Аның исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән мәхәббәт белән саклана.

 

Бүген, Апас якташлык җәмгыяте, Яңа Татар бистәсе зиратына барып аны җылы итеп искә алып, рухына дога кылып кайтты. Искә алу чарасына композиторның кызы Әлфия Айдарская да килгән иде. Якташлар Сара апа турында җылы истәлекләр белән уртаклаштылар. Аеруча данлыклы якташыбыз белән бер подъезда, аның белән аралашып торган Фариз ага Галяутдиновның сөйләгәннәре бик эчтәлеле булды. Сара апаны рухи остазы дип санаган Илсур Сафин да бик җылы хәтирәләр җиткерде. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте Ибраһим Шәймарданов Коръән укыды, ошбу уку йорты мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин матур вә җылы итеп Сара апа, аның әти-әнисе, туганнары һәм зиратта яткан милләт зыялылары рухына дога кылды. 


e8ce89c7-aed4-4ece-9656-7f6d2ad5d617.jpg


Композиторның кызы Әлфия Айдарскаяны апаслыларга үз төбәкләреннән чыккан шәхесләрне онытмаулары, изге гамәлләре өчен рәхмәтен җиткерде.


Апас якташлык җәмгыяте районнан чыккан танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эшендә үз өлешен даими кертеп бара. 2021 елны Апас якташлык җәмгыяте Сара апа Садыйкованың каберен тәртипкә китерде. «Ике ай дәвамында бик теләп әлеге изге эшне гамәлгә ашырдык. Сара апаның каберен яңарттык. Кызы Әлфия апа Айдарская теләге белән кайбер үзгәрешләр дә керттек», — дип үз сөенече белән уртаклашкан иде Апас якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев.

Ильяс хәзрәт бу чара алдыннан үзенең остазларының берсе Җәгъфәр хәзрәт каберен зиярат итте.