Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре “Рауза” мәчетендә Коръән укыдылар

af083669-9939-43fa-9b94-4a87cf15c3f6.jpgАлар дәресләр тәмам булганнан соң мәдрәсәдән бу яңа ачылган мәчеткә юл тотты. Анда алар фарыз залында ястү намазына кадәр Коръән укыдылар һәм аны яңа ачылган гыйбадәт йортында бәрәкәт, тынычлык булсын дип һәм ил-көнгә иминлек теләп багышладылар.



54e25bdd-bc32-428a-bbce-ecacb9f5bf5c.jpg



“Рауза” мәчете рабигыль-әүвәл аеның 2нче көнендә (28нче сентябрьдә), Казан шәһәренең Совет районында яңа иман йорты ачылды. Ул Сеченов урамы, 23нче йорт адресы буенча урнашкан. Мәхәлләнең сөенечен бүлешергә өйлә намазы алдыннан күпләгән кунаклар килде. Мәчет ачылышында Ильяс хәзрәт белән берлектә мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты. Әлеге зур вакыйга мөбарәк Мәүлид аена туры килде.



Мәчет 300 кешегә исәпләнгән, 230 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә беренче катта тагын киенү-чишенү бүлмәсе (гардероб), ир-атлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тәһарәтханә, никах бүлмәсе, имамның эш бүлмәсе бар. Икенче катта хатын-кызлар өчен 75 кешегә исәпләнгән намаз уку залы, уку-укыту бүлмәсе, утырышлар залы (конференц-зал), мөгаллимнәр һәм хезмәткәрләр бүлмәсе урнашкан. Ә подвалда ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен ашханә һәм кухня булдыру каралган.



e5b56944-6b4c-4620-a320-f9003d47e337.jpg


Мәчет төзү өчен 2021нче елның 5нче апрелендә рөхсәт алына, 9нчы апрельдә Коръән укып беренче ташлар салына. 2022нче елның 5нче сентябрендә мәчет рәсми теркәлү узды. Яңа мәчеткә имам-хатыйб итеп Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган шәкерт – Илнур хәзрәт Вафин билгеләнде. Шәкертләребез, мөгаллимнәребез һәм шәхсән Ильяс хәзрәт аны бу олы вазыйфага керешү белән ихластан тәбрик иттеләр, Ислам динебез хакына хәерле гамәлләр, изге теләкләр теләп дога кылдылар. Хәзер дә аңа булышлык итеп торалар. Әле күптән түгел генә мәчет китапханәсенә 200 дән артык дини һәм әдәби китаплар тапшырылды.