Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мөфти Камил хәзрәт татар телле имамнар әзерләүне көчәйтергә чакырды

Рабигыль-әүвәл аеның 30нчы көнендә (26нчы октябрьдә), Казанда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап, мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумы эшли башлады. Форум эшенең беренче көнендә Татарстан мөхтәсибәтләреннән килгән 350дән артык мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр катнаша. Әлеге җыен 2011нче елдан башлап ел саен Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан үткәрелә. Форум мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу, аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. 


DSC_1231_1_0.jpg


Беренче көнне катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләп, форум Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мөхәммәд бен Зәид исемендәге гуманитар фәннәр университетының Әбу Дабидагы филиалы җитәкчесе (БГӘ) Али Әл-Алави, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашында ачылды. Алар үз чыгышларында бүгенге көндә мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре, дини белем бирүдә заманча технологияләрне куллану, татар телен (туган телне) үстерү, саклау юллары турында фикерләрен җиткерделәр.


DSC_1298_0.jpg


Равил хәзрәт бүгенге көндә республикабызда 700-дән артык урында мәчет каршындагы курсларда белем бирелүен билгеләп, дин гыйлемен бирүдә тырышлык күрсәтүче мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җәлил хәзрәт башлангыч дини белем бирүче мөгаллимнәрнең җәмгыятьтәге ролен югары бәяләп, мәгариф, белем бирү хезмәткәрләренә гыйлем таратуда уңышлар юлдаш булуын теләде. Абу Даби кунагы Али Әл-Алави сәхәбәләрнең юлын дәвам итәсез, Коръән укыйсыз һәм башкаларга да өйрәтәсез дип, гуманитар фәннәр укыту юнәлешендә хезмәттәшлекне киңәйтү юллары хакында сөйләп үтте. Айрат хәзрәт Әюпов мәктәпләрдә һәм мәчет каршындагы курсларда телләр өйрәтүгә зур игътибар бирергә чакырды, хәзерге заманга хас начар гадәтләр, аеруча электрон тәмәке тарту күренешләренә каршы торуда мөгаллимнәрнең ярдәмен сорады.


DSC_1100_0.jpg


27 октябрь Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумы үз эшен дәвам итә. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында аның пленар утырышы узды. Форум Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100-еллык һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 140 ел тулу кысаларында Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды ярдәмендә Россия ислам институты белән берлектә оештырыла һәм мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендә мөһим проблемаларны тикшерү һәм хәл итү мәйданчыгы булып тора.
Форум беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче 350дән артык мөгаллимне җыйса, бүген мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе системасындагы проблемалар буенча фикер алышуга Татарстанның гына түгел, Саратов, Оренбург, Уфа һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең һөнәри уку йортлары директорлары, мөгаллимнәре дә кушылды. Форумны Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды.


7a73a3f3-dac6-4e0c-9749-9c5722c89886.jpg


Шуны билгеләп үтәргә кирәк, пленар утырышта ясалган чыгышларда Татарстан һәм Россия өммәте ихтыяҗы өчен конкурентлыкка сәләтле татар телле имамнар әзерләү темасы кызыл җеп булып сузылды. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе моның кирәклеген ассызыклады һәм проблеманы чишү юлларын тәкъдим итте.


b259b5b9-6e7c-44e6-87dc-48f79634e92f.jpg


Бу мәсьәләгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аерым игътибар бирде. Ул чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанның ислам уку йортлары республика мәчетләре өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен кадрлар әзерли: бу белгечләргә Россиянең татарлар тупланып яшәгән төрле төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә ихтыяҗ зур. Димәк, имамнар татар телен белмәсә, конкурентлыкка сәләтен югалтачак. Шул ук вакытта Камил хәзрәт искәрткәнчә, Татарстанда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары, беренче чиратта, республика өммәте өметен канәгатьләндерергә һәм уку процессын аның ихтыяҗларыннан чыгып оештырырга тиеш. Мөфти хәзрәт үзенең чыгышында, бу юнәлештә инде утыз елдан артык уңышлы эшләп килүче Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә эшчәнлеген өлге итеп алырга мөмкин диеп белдерде.


DSC_1337_0.jpg


Камил хәзрәт күтәреп чыккан тагын бер проблема чыгарылыш сыйныф укучыларының һөнәри юнәлеше белән бәйле. Аларның бер өлеше дини белемне үсеш өчен өстәмә рәвештә генә ала һәм һөнәри эшчәнлеген имамлык белән бәйләми. Хәзрәт ассызыклаганча, ислам уку йортлары – һөнәри белем бирү учреждениеләре беренче чиратта имамнар әзерләргә тиеш, ә Татарстанда дәгват алып бару бурычларын мәчетләр, мәчетләр каршындагы курслар, «Хозур ТВ» телеканалы, «Азан» радиосы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең башка массакүләм мәгълүмат чаралары башкара. Шулай итеп, мөфти мәдрәсәләр алдына кабул итү кампаниясе вакытында һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә эшне көчәйтү бурычын куйды.


DSC_1252_0.jpg


Камил хәзрәтнең фикере белән аның урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да килеште. Мөфтине хуплап, ул «бөтен үзәк Россиядә татар телле имамнарны тәрбияләүгә ихтыяҗ зур» дип билгеләп үтте.


Форум эшендә шулай ук мәртәбәле кунак сыйфатында ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәл Сәмигуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һ.б. катнашты. Алар Татарстандагы мөселман уку йортларында кадрлар әзерләү системасы үсешен билгеләп үтте. Аерым алганда, Альберт әфәнде татар телендә укытуга зур көч куючы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең эшчәнлеген уңай бәяләп китте.


Форумның пленар өлеше ахырында Татарстанның иң яхшы мөселман укытучыларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, «Мактаулы остаз» мактау билгеләре һәм "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре тапшырылды.


 Көндезге намаздан соң форум эше «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бинасында фәнни конференция белән дәвам итте.