Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр Тимур хәзрәт Ибраһимов белән очраштылар

Ул шәкертләргә үзенең тормыш юлы турында сөйләде, гыйбрәтле мисаллар китерде. Мөселман кешесенең хәрби хезмәткә нинди мөнәсәбәте булуы турында искәртте. Умартачылык шөгеленең нигезләре белән таныштырды. Мөхтәрәм мөгаллимнең шәкертләргә өйрәтерлек тагын бер һөнәре бар. Ул мәдрәсәдә укучыларга чалма чорнарга өйрәтә. Тимур хәзрәт шәкертләрнең төрле сорауларына җавап бирде.


f8198c63-db41-44cb-8de9-ff9505df8a1e.jpg

 

Ибраһимов Тимур Яхья улы, 1948 елның 3 нче февралендә, Кыргызстан Республикасы Ош өлкәсенең Базар-Курган авылында туа. 1966 елда Оренбург югары хәрби авиация училищесенә курсант булып укырга керә һәм 1970 нче елда ошбу уку йортын тәмамлап, хәрби авиация лейтенанты дәрәҗәсе белән Кызыл-Байрак орденлы Төньяк флотка летчик-инженер һөнәре буенча хезмәткә җибәрелә. 1979 елдан Әфганстанда хәрби вакыйгаларда катнаша. 1994 елда хәрби хезмәттән азат ителә.


12fc0ea8-1121-4e7f-a221-f83b9fffab75.jpg



1994-1998 елларда Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укый. 2002 елдан хәзерге вакытка кадәр Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтендә дәгъвәт бүлегендә, соңрак көч структуралары белән үзара мөнәсәбәтләр бүлегендә эшли. 2006 елда дини белемен күтәрү курсын тәмамлый.



2004 елдан безнең мәдрәсәдә умартачылык дәресләрен укыта башлый. Бүген «Умартачы» һөнәре буенча мәдрәсәбезнең 200 гә якын шәкерте таныклык алды. Аларның шундый кирәкле һөнәрле булуында Тимур хәзрәтнең өлеше зур.