Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре Яңа Татар бистәсе зиратына бардылар

Ильяс хәзрәт шәкертләргә башта зират әдәпләрен аңлатты.


20221022_110318.jpg

Зиярәт итү Татарстаннның Баш казые, уку йортыбызның олуг остазы Габделхак хәзрәт Саматов кабереннән башланды. Шәкертләр аның кабере янында Коръән укып, мөхтәрәм имам рухына, Исламга күтәрелеш, ил-көнгә тынычлык сорап дога кылдылар. Икенче тукталган урын - Әхмәдһади Максуди кабере булды. Ильяс хәзрәт шәкертләрдән аның китапларын, кылган олы гамәлләрен искә төшертте.


20221022_111225.jpg


Шулай ук алар Шәйхелислам хәзрәт Хәмиди, Габдулла Тукай, Галимҗан хәзрәт Баруди, Әмирханнар нәселе, Мөхәммәдсадыйк Галикәев, Салихҗан хәзрәт Галиев, Мөхәммәтҗан Галиев һәм башка олуг остазлар, имамнар каберләрен дә зиярәт иттеләр.


20221022_111548.jpg




Шигабеддин хәзрәт Мәрҗани кабере янында иң зур тукталыш ясалды. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт шәкертләргә бу олы шәхес турында аңлатмалар бирде һәм аның тормышына тиң булып яшәргә тырышырга кирәклекне аңлатып вәгазьләде. Шәкертләр бу кабер янында, Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә динИсламыбызның һәм милләтебезнең олуг затларының барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, вә хезмәтләре өчен җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде, фани дөньядан күчкән, әби-бабайларыбызның, остазларыбызның, күренекле имамнарыбызның җаннары бездән разый булып, Аллаһы Тәгалә, кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, аларны Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде дип догада булдылар.


20221022_113617.jpg



Хәзрәт, зираттагы сөйләшүләрне өйлә намазыннан соң да дәвам итте. Ильяс хәзрәт һәр елны 2 нче май көнне мәдрәсә тарафыннан остазларны искә алу чарасы узу турында әйтте. Ягъни, безнең мәдрәсә янындагы Яңа бистә зиратында дәфен кылынган остазларны зиярәт кылу һәм шушы зират белән мәдрәсәбезнең элемтәдә булуы бик тә лаеклы гамәл булуына басым ясалды. Ул янә Яңа бистә зиратында җирләнгән күренекле шәхесләр, имамнар исемлеге белән таныштырды, каберлекләрнең каралып, чистартылып торуына игътибарны юнәлтте. Бу эшләрнең динебездә бер мөбарәк изге гамәл булуын җиткерде. Хәзрәт шәкертләргә, безгә бу хәтер саклау гамәлләрен дәвамлы итеп киләчәк буыннарга калдырга кирәк. Үлгәннәрнең каберләрен белеп, кадерләп торсак, киләчәк буыннар безне дә кадерләрләр, онытмаслар диеп ассызыклады.


20221022_111745.jpg