Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр мәдрәсә бакчасында бәрәңге алдылар

Шәкертләр бәрәңге уңышын казып алдылар. Алар белән Ильяс хәзрәт тә эшләде. Бәрәңге быел яхшы чыкты диләр шәкертләр. Аны җыеп әлегә киптерергә куйдылар. Бер өлеше орлыкка калдырылачак, калганы мәдрәсә ашханәсенә юл алачак.


20221015_153513.jpg

 

Бакчада уңыш җыю - иң күңелле вакыт. Өлгергән яшелчәләрне җыйганда шәкертләрнең йөзләреннән шатлык, канәгатьләнү хисе бөркелә. Чөнки бакчабызда җәй буе мәдрәсә табынына яшелчә, алма, тәмләткеч үләннәр үстерелә. Шәкертләр җыелган уңышның берсен дә әрәм итмиләр: кыяр, помидор тозлыйлар, алма, кабак, чөгендер, кишер киптерәләр, төрле салатлар ясыйлар, аертылган балны чәй табынына куялар. 


20221015_153419.jpg


Мәдрәсә бакчасында инде көзге эшләр тәмамланып килә. Булган уңыштан бары тик кара миләшне генә җыеп аласы калды. Шәкертләр шулай ук берничә агач утыртырга уйлыйлар. Икенче елга хәзерлек йөзеннән бакчага теплица да җыелып куелды.


20221015_153355.jpg

 

“Ал” мәчет мәхәлләсе һәм “Якубия” мәдрәсәсе элек-электән үзенең алма, яшелчә бакчасы белән дан тоткан. Моннан берничә ел элек атаклы алма бакчасын торгызу эшләре башланды. Хәзерге вакытта мәдрәсәнең 30 га якын алмагачы алма бирә. Бакчада шулай ук груша, кара миләш, карлыган, кура җиләге һ.б. агачлар җимешләре белән сөендерә. Шулай ук 37 төп чыршы үсеп кутыра. Шулай ук бакчада мәдрәсәнең умарталыгы да уңышлы эшләп килә.

 

 

Шулай итеп мәдрәсә ишегалды, бакчасы елдан-ел үзенең умарта оялары, җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләре мул яшелчә, алма, груша, карлыган үскән бакчасы белән килгән кешеләрне сокландырып тора.