Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт танылган архитектор Айвар Саттаров белән очрашты

Танылган архитектор мәдрәсә, мәчет бинасын карады. Шулай ук китапханә, умартачылык сыйныфлары, музей эшчәнлеге белән танышты. Мөхтәрәм зат кунаклар китабында, мәдрәсәдәге уңай үзгәрешләрне хуплавы турында язуын калдырды.


03b6db58-c3e4-426a-8887-40dfc34164a6.jpg



Айвар Саттаров Кол Шәриф мәчетен проектлауда һәм төзүдә зур өлеш керткәне өчен 2006 елда “Татарстанның атказанган архитекторы” исеменә лаек дип табылды. 2012 елда Кол Шәриф мәчетенең архитекторлар төркеме белән бергә Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды.


8761a759-7737-4a1b-87c7-e6d755f2ff07.jpg


Айвар әфәнде Россия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә иман йортларын проектлауда катнашкан зат. Әлеге хезмәтләре өчен дәрәҗәле исемнәр яулады. Казанның “Ярдәм” мәчете – архитекторның талантын күрсәтә торган биналардан санала. Моннан тыш, А.Саттаров бик күп яшь кадрларны әзерләүгә дә зур көч куя. Ул күренекле тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист Гомәр ага Саттаровның улы



7957db55-d1c9-43ec-9111-53e94393ecf5.jpg