Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсә шәкертләре ГТО нормативларын тапшырып ярышты
Мәдрәсәбез шәкертләре физкультура укытучысы Рафаиль хәзрәт җитәкчелегендә физик күнекмәләре буенча имтихан бирергә җыелды. Алар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Россиякүләм физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын тапшыруда катнашалар.
Сынау нормативларын үтәүдә безнең мәдрәсә җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре дә катнашты.
Чара Коръән аятьләре укып, дога кылу белән башланып китте. Аннан шәкертләр нормативларны үтәргә кереште.
Шәкертләр үзләренең физик әзерлекләрен җиңел атлетика, көч гимнастикасы һәм сыгылмалык буенча сынады: урта дистанциягә йөгерү, кул көрәштерү, тартылу, күтәрелү, сикерү, гер күтәрү.
ГТО нормативларын үтәүдә 20 дән артык шәкерт катнашты. Намаздан соң җиңүчеләрне бүләкләү узды. Ә Рафаиль хәзрәт шәкертләрне физик тәрбияләүдә керткән фидакарь хезмәтләре өчен Бөтендөнья Татар конгрессы медале белән бүләкләнде. Аңа бу олы бүләкне, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис әфәнде Шакиров тапшырды.