Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Татарстан Президенты катнашында Казанда “Рауза” мәчете ачылды

Рабигыль-әүвәл аеның 2нче көнендә (28нче сентябрьдә), Казан шәһәренең Совет районында яңа иман йорты – “Рауза” мәчете ачылды. Ул Сеченов урамы, 23нче йорт адресы буенча урнашкан. Мәхәлләнең сөенечен бүлешергә өйлә намазы алдыннан күпләгән кунаклар килде, мәһабәт гыйбадәтханә комплексы белән танышып чыкты. Мәчет ачылышында Ильяс хәзрәт белән берлектә мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты. Әлеге зур вакыйга мөбарәк Мәүлид аена туры килде һәм бу атнаны мәчеттә беренче җомга намазы укылачак, шулай ук октябрь аеннан балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен укулар башлап җибәрү ниятләнә..


DSC_7099.jpg


Мәчет ачылышы яңа гыйбадәтханәнең фарыз залында узды. Ул 300 кешегә исәпләнгән, 230 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә беренче катта тагын киенү-чишенү бүлмәсе (гардероб), ир-атлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тәһарәтханә, никах бүлмәсе, имамның эш бүлмәсе бар. Икенче катта хатын-кызлар өчен 75 кешегә исәпләнгән намаз уку залы, уку-укыту бүлмәсе, утырышлар залы (конференц-зал), мөгаллимнәр һәм хезмәткәрләр бүлмәсе урнашкан. Ә подвалда ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен ашханә һәм кухня булдыру каралган..


DSC_7240_1.jpg


Дин кардәшләребезнең олуг сөенечен бүлешергә һәм яңа мәчет белән танышырга республика һәм муниципаль хакимият органнары, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре, күпләгән җитәкчеләр, депутатлар, дин әһелләре, мәхәллә халкы җыелды. Яңа мәчетне беренче булып күрүчеләр рәтендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин аны мәчет комплексы, биредә мөселманнар өчен тудырылган уңайлыклар, төп үзенчәлекләре белән таныштырып чыкты. Җитәкчеләр гыйбадәтханә проектын уңай бәяләде. Бу мәһабәт мәчетнең, гомумән, комплексның проекты заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Совет районының әлеге кварталында һәм якын-тирәдә мәчетләр юк иде, шуңа ул дин кардәшләребезгә күптән көтеп алынган зур бүләк булды. Гыйбадәт йорты ачылышы тантанасы Коръәннән аятьләр уку белән башланды.


DSC_7271.jpg


Аннары Мәүлид аена туры килгән сөенечле вакыйга уңаеннан хис-кичерешләре белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бүлеште, Коръән укуның фазыйләтләренә тукталды, Мәүлид аен догада, гыйбадәттә үткәрергә чакырды.


Мәчет төзү өчен 2021нче елның 5нче апрелендә рөхсәт алына, 9нчы апрельдә Коръән укып беренче ташлар салына. 2022нче елның 5нче сентябрендә мәчет рәсми теркәлү узды.


DSC_7290_0.jpg


Рәсми чыгышлардан соң, барлык җыелучылар мөфти Камил хәзрәткә ияреп өйлә намазын укыды, дога кылды. Яңа мәчеткә имам-хатыйб итеп Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган шәкерт – Илнур хәзрәт Вафин билгеләнде. Шәкертләребез, мөгаллимнәребез һәм шәхсән Ильяс хәзрәт аны бу олы вазыйфага керешү белән ихластан тәбрик иттеләр, Ислам динебез хакына хәерле гамәлләр, изге теләкләр теләп дога кылдылар.


DSC_7161.jpg