Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәгә гошер сәдакасын китерәләр

Башлычв, мәхәллә халкы җыйган гошерне, мәдрәсәбезне тәмамлап чыккан яки хәзерге вакытта читтән торып укучы һәм мәхәлләләрдә имамчылык итүче хәзрәтләр китерә. Авыл халкы җыйган бәрәңге, кишер, суган мәдрәсә шәкертләрен тукландырыр өчен тотылачак.


20220924_144830.jpg


Шәкертләр китергән яшелчәләрне махсус хәзерләнгән урыннарга урнаштыралар. Һәр намаздан соң, уңышларыннан өлеш чыгарган мөселман кардәшләренә иң изге теләкләр теләп, гошер сәдакасына дога кылалар.


20220924_144414.jpg




Гошер бирү гадәте элек-электән газиз әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз көз айлары җитеп, ел дәвамында үстергән үсемлекләрдән, җыеп алынган уңышлардан гошер сәдакаларын чыгару-бирү хакында күпләребезгә өйрәтеп калдырды. Халкыбызның дин галиме Әхмәтһади Максуди хәзрәтләре үзенең «Гыйбадәте исламия» китабында: «Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр», – дип яза. Кеше, нинди генә байлыкка ия булуга да карамастан, үзе җыеп алган уңышлардан гошер чыгару мәҗбүри булыр. Бу гореф-гадәт кенә түгел, ә фарыз гамәл дә. Халкыбызда гошер бирү беркайчан да тукталмады. Мәсәлән, көзен карт-карчыкларга бәрәңге, кыяр, алма кертәләр. Умарта тотучылар ялгызларга, ятимнәргә, гарип-горабаларга бал китерәләр.




Ачыктан-ачык гошер сәдакасы җыю узган гасырның туксанынчы еллары башында яңадан торгызылды. Бу күркәм эшне яңадан Җәлил хәзрәт Фазлыев күтәреп чыкты. Арча районы Хәсәншәех авылы имамы-хатыйбы Готыф хәзрәт Әхмәтов беренчеләрдән булып мәхәлләдән җыелган гошерны мәдрәсәләргә тапшырды.