Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр Вәлиулла хәзрәт Якуповка багышланган укуларда катнашты

Шәкертләр бу чарага мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт белән бардылар. Аңа кадәр хәзрәт шәкертләргә бу олуг шәхеснең безнең мәдрәсә белән нинди бәйләнештә торганын тагын бер кат тәфлисләп бәян итте. 


DSC_4663_1.jpg


“XI Якупов укулары” Россия ислам институтында  узды. Быел укулар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140-еллыгы, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы кысаларында Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан оештырылды. Конференция ел саен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.


DSC_4610.jpg


Якупов укуларын иң беренче булып Татарстан мөфтие, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Үзенең чыгышында ул Вәлиулла Якуповның «Мөхәммәдия»не халыкка кайтарып яңадан эшләтеп җибәрүгә күп тырышлыкларын исәпкә алып, аны мәдрәсәнең икенче атасы дип атады.


- “Мөхәммәдиянең” ике атасы булган. Берсе аның - Галимҗан хәзрәт Баруди, икенчесе – Вәлилулла Якупов, — диде мөфти хәзрәт. —  Икесе дә мәдрәсәнең беренче җитәкчеләре булган, икесе дә “Мөхәммәдияне” югары дәрәҗәле уку йорты итеп үстерергә тырыша. Икесе - мәдрәсәгә яшәү сулышы өргән шәхесләр.


DSC_4645.jpg


Камил хәзрәт шулай ук «Мөхәммәдиянең» соңгы бер ел эчендә күп уңай үзгәрешләр кичерүен дә искә алды. «Бүген Россиядә “Мөхәммәдия” кебек җиһазландырылган, биналар белән тәэмин ителгән уку йорты бик аздыр, мөгаен. Галимҗан һәм Вәлиулла хәзрәтләр аны бүген күрсә, һичшиксез, куанырлар иде! Рухлары шат булсын», — дип ассызыклады ул һәм шунда ук татар дини зыялыларын тәрбияләүдә төп шартны яңа биналар һәм техник мөмкинлекләрдә түгеллеген искәртте. Иң беренче чиратта – мәдрәсәнең гыйльми эчтәлеге.


- Вәлиулла Якупов та, Баруди шикелле, “Мөхәммәдия”не тирән, мәгънәле эчтәлек белән тулыландыра, — ди хәзрәт. — Аның укыту программасын төзи, укытучыларны җәлеп итә. Соңыннан Вәлиулла хәзрәт үзенең шушы тәҗрибәсен республиканың барлык мәдрәсәләре өчен белем стандартларын эшләүгә сала. Алар бүгенгә кадәр гамәлдә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә дә файдаланыла.


DSC_4624.jpg


Камил хәзрәтнең чыгышыннан соң оештыручылар Якупов укуларының аеруча дулкынландыргыч өлешенә — «Таян Аллаһка» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләүгә күчте. “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесе 2010 елдан бирле Вәлиулла Якупов тарафыннан башланып җибәрелгән иде. Бәйгене Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан үткәрә. Конкурста Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша алды. Төп шарт – иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары. Конкурсның быелгы өстенлекле темасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы булды. Быел ул февраль аенда игълан ителде һәм өч номинациядә үтте: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика. Конкурсның 8 җиңүчесе бүген Якупов укуларында дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.


DSC_4672.jpg


Алга таба Якупов укуларына танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт хакында истәлекләре белән уртаклашачак, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясады. Конференцияне Татарстан мөфтитенең мәгариф буенча урынбасары, Россия Федерациясе ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ Мөхәммәтшин алып барды.


Аерым алганда, чыгыш ясаучылар арасында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясы кафедрасы доценты, «Иман» нәшрияты директоры Нияз Сабиров, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты Наил Гарипов һ.б. чыгыш ясады.