Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Югары Осланда Үзәк мәчет ачылуга 20 елны билгеләп үттеләр

28нче август көнне Югары Ослан авылының Үзәк мәчете ачылуга 20 ел тантанасын билгеләп үттеләр.


13_91_0.jpg


Әлеге чараларда район администрациясе башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарт комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников, Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, Казан шәһәренең “Солтан” мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Бикчәнтәев, Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина һәм чакырылган кунаклар, имамнар  катнашты.



DSC_0006_5_0.jpg


Тантаналы өлеш районның яшьләр үзәге бинасында Коръән аятьләре укып, дога кылу белән башланып китте. Катнашучылар мәчет төзелешенең тарихы, аның ачылышы, бүгенге халәте бурында видеосюжет карадылар. Тәбрикләү сүзләре белән район җитәкчесе Марат Зиатдинов, мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Мәчет төзелешенә зур өлеш кертүчеләрне һәм ислам динен саклау кысаларында хезмәт алып баручыларга Югары Ослан районы җитәкчесе, Татарстан мөселманнары Диния назәрәте, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге  оешмаларының “Рәхмәт хаты” һәм бүләкләре тапшырылды. 



Чаралар Үзәк мәчеттә өйлә намазы, төшке аш һәм дога кылу белән тәмамланды.