Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә тәрбиячесе, татар теле остазы Мидхәт ага Ижбулатов рухына Коръән хәтем кылынды

Ильяс хәзрәт шәкертләргә, остазларга аның турында җылы сүзләрен җиткерде. Шәкертләр Коръән хәтем чыгып аның рухына дога кылдылар.


maxresdefault.jpg


Мидхәт Ризван улы Ижбулатов, Кемерово өлкәсенең Анжеро- Судженск шәһәрендә 1946 елның 28 нче августында туган. Балачак һәм үсмер еллары ошбу шәһәрдә үткән. 1965-1969 елларда Томск дәүләт университетында тарих- филология факультетын тәмамлаган. Шуннан соң Анжеро-Судженск шәһәрендә 12нче мәктәптә тарих укытучысы булып эшли. 1973 елда Уфа шәһәренә кайтып, Авиация институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1975 елда Казанга кайта. Шуннан бирле аның тормышы Татарстан шәһәрләре белән бәйле. Башта Казанда 16нчы заводта инженер-социолог, аннан соң Татар укытучылар белемен күтәрү институтында методист булып, Түбән Кама шәһәрендә, Яшел Үзән районы Рус Азелеево урта мәктәбендә үз һөнәре буенча эшли. Кабат Казанга кайтып, Халыкара татар-төрек лицеенда, соңрак 17 нче татар гимназиясендә тарих, “Кеше һәм җәмгыять” фәннәрен укыта. Бу чорда музей һәм фәнни тикшеренү эшләрен дә уңышлы гына алып бара. 2001 елда фәнни тикшеренү, педагогика, журналистика, җәмгыять эшләремне зур бәяләп, танып, аңа, галим буларак, Халыкара педагогика академиясе магистры дигән гыйльми дәрәҗә бирелде.


 2007-2010 елларда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә кичке бүлектә укый. Күп еллар безнең мәдрәсәдә татар теле укытучысы, тәрбияче булып эшләде. Татар җәмәгатчелеге үткәрә торган төрле-төрле чараларда һәм эшләрдә актив катнашты. Матбугатка даими милли рухлы язмалар биреп торды, үзенең нәсел шәҗәрәсен тирәнтен өйрәнеп, китап язып чыкты. Һәрвакыт туры сүзле, милли җанлы, киң холыклы, тирән гыйлемле зат булып мөгаллимнәр, шәкертләр арасында хөрмәт казанды.


Мидхәт аганы мәдрәсә коллективы һәрдаим җылы итеп истә тотыр, аның эшләрен, эзләнүләрен дәвам итәр. Авыр туфрагы җиңел булсын, үзе җәннәт әһеләәреннән булсын иде!