Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә остазы Татарстан Президентына үзенең хезмәте турында сөйләде

Президент Апаста урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты. Рөстәм Миңнехановны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды һәм район тормышы белән таныштырды.

Танышу “Апас-Мол“ агрофирмасының 136 гектарлы язгы бодай кырында башланып китте. Биредә ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән берлектә игенче-механизаторлар белән аралашты.


a6f715800ce2ce8216ec3ddc8fd75d84.jpg


Кыр янәшәсендә районда җитештерелгән азык-төлек, бал, яшелчә, кондитер ризыкларыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Шулай ук эшмәкәрләр киләчәктә башкарылачак эш планнары белән дә уртаклашты.


fa9dc3b86d94aad5b528e4e9c649d1d3.jpg


Очрашу барышында Хәлил хаҗи президентка кәрәзле бал бүләк итте һәм мәдрәсә умартачылыгында эшләрне башкарырга шәкертләргә остазлык иткәнен дә сөйләде. Бу хезмәт турыда ул әзерләгән стенд та сөйли иде.


744e5b4a8c3c06d47eaad560441a3608.jpg