Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр мәдрәсә бакчасында уңыш җыялар

“Ал” мәчет мәхәлләсе һәм “Якубия” мәдрәсәсе элек-электән үзенең алма, яшелчә бакчасы белән дан тоткан. Танылган язучы Җәват ага Тәрҗеманов үзенең истәлекләрендә, бу бакчада аларны мәчет имамы, мәдрәсә мөдәррисе Салихҗан хәзрәт Галиев тәмле алмалар белән сыйлаганын яза.


20220716_140542.jpg


Моннан берничә ел элек атаклы алма бакчасын торгызу эшләре башланды. Аңа татар җәмәгатчелеге дә булышлык итә. Хәзерге вакытта мәдрәсәнең 30 га якын алмагачы алма бирә. Бакчада шулай ук груша, кара миләш, карлыган, кура җиләге һ.б. агачлар җимешләре белән сөендерә. Шулай ук 37 төп чыршы үсеп кутыра. Шулай ук бакчада мәдрәсәнең умарталыгы да уңышлы эшләп килә.


20220716_140621.jpg


Һәр шәкертнең үзенә бүлеп бирелгән мәйданы бар. Алар анда кыяр, помидор, чөгендер, суган, кишер, борчак, бәрәңге, борыч, чәчәкләр үстерәләр. Калган җир  дә буш тормый  – анда күпъеллык үлән чәчелгән.


590a8f23-eb06-4b06-bd94-eeaeb83363ce.jpg



Шулай итеп иәдрәсә ишегалды, бакчасы елдан-ел үзенең умарта оялары, җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләре мул яшелчә, алма, груша, карлыган үскән бакчасы белән килгән кешеләрне сокландырып тора.


deafee1b-45cc-4b42-8b23-a15b99818e05.jpg


Бакча - шәкертләрнең практика хтә торган урыны. Аларны яшел­чә, җиләк-җи­меш, агачлар, чәчәк­ләр утыртырга, үлән чәчергә, умарталар карарга, остазлар өйрәтә. Яшьләрне хезмәт тәр­бия­сенә өйрәтү мәслихәт, диеп саный остазлар. Шәкертләр яшьтән үк муллыкны, бәрәкәтне, бөтенлекне, матурлыкны аңларга һәм шушы бөтенлекне үз куллары белән булдырырга өйрәнәләр. Мәдрәсә бакчасы, умарталыгы табигатькә гашыйк, бакчачы, умартачы хезмәтен үз итүче, чын җир кешесен тәрбияләргә ярдәм итә. Мәдрәсә бакчасы - менә дигән эш чыныкмалары алу урыны ул. Монда укучылар умартачы һөнәрлеге дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, бакчаның чүбен утыйлар, рәт араларын йомшарталар, гомумән бердәм эшләргә өйрәнәләр. Елдан-ел үсемлекләрнең утырту урынын алыштырып торалар. көздән бакчаны казып куялар. Бал кортларын карар өчен бөтен хезмәтне башкаралар. Хәзер алар, остазлар белән берлектә, августа бал аертырга җыеналар.


efb4f309-0740-4df5-aada-dea89b01ec1e.jpg



Иң күңелле вакыт - бакчада уңыш җыю. Өлгергән яшелчәләрне җыйганда шәкертләрнең йөзләреннән шатлык, канәгатьләнү хисе бөркелә. Чөнки бакчабызда җәй буе мәдрәсә табынына яшелчә, алма, тәмләткеч үләннәр үстерелә. Шәкертләр җыелган уңышның берсен дә әрәм итмиләр: кыяр, помидор тозлыйлар, алма, кабак, чөгендер, кишер киптерәләр, төрле салатлар ясыйлар, аертылган балны чәй табынына куялар. 



Шәкертләр мул уңышны үстерү өчен бик күп көч, тырышлык һәм сабырлык кирәк икәнен аңлыйлар. Мәдрәсә кишәрлегендә эшнең бер максаты уңыш алу булса, ә иң мөһиме - шәкертләребезгә хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Мәхәлләдәге имам эшчәнлеге, гомер-гомергә дини кысалар белән генә чикләнмәде. Муллалар барысына да үрнәк затлар булган. Элекке хәзрәтләр агроном, ветеринар, пыялачы, мичче, балта остасы, күнче, умартачы, каллиграф кебек төрле һөнәрләргә ия булган. Әбиләр, мәсәлән, авылда хәзрәт кенә кәбестә, кыяр һәм укроп үстерә, берничә умарта тота, дип сөйлиләр иде. Күпләр аның янына тозлы кәбестә, укроп суы артыннан, сыер бозаулатырга йөгергән.


Әгәр дә шәкерт уку йортын тәмамлап чыкканда кулы белән эш тота белмәсә, ул үзенә генә түгел, җәмгыятькә дә зарар китерүчеләрдән булырга мөмкин. Эш белеп үскән безнең шәкертләребез дә, мәдрәсәне тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач сынатмаслар, тормыш, авылда хуҗалык алып бару, мәхәллә тоту авырлыклары алдында югалып калмыйча, мәхәлә халкына үрнәк булыр дип ышанабыз!