Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Югары Әлморзада Авыл көне узды

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды. Аның эшендә Рәсәй төбәгеннән һәм ерак чит илләрдән меңнәрчә делегат катнашты. Съездга килүче кунакларга татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган төрле чараларга экскурсияләр оештырылды.

 

24fdd082-9638-4306-9ab0-a785604c24b4-2.jpg


Шундый күркәм бәйрәмнәрнең берсе Әлки районының Югары Әлморза авылында авыл көне буларак зурлап билгеләп үтелде.


230396bf-d23c-46c3-b7b7-df25a2892f43-e1659624123518.jpg

 

Чараны оештыруга зур көч куйган Себердә яшәүче эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев туган авылы Югары Әлморзага да, райондашларына да гел булышып тора.
Әлеге күркәм бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов,Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, СССРның атказанган спорт мастеры, дзюдо буенча Европа һәм СССР чемпионы, Самара өлкәсенең дзюдо федерациясе президенты Хәбил Хаҗи улы Бикташев, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Бөрбаш Сәрдегәне авылында “Чишмә” бәйрәмен ел да уздырып килүче меценат Габделнур Хөсәенов, бәйрәмгә экскурсияләрне оештыручы Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Идел буе федераль округында МАИБ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Фәрид Мифтахов катнашты.


a9f41ad3-11b1-43c7-8aa0-a295a02978b7.jpg

 

Авыл көнендә милли көрәш төре буенча ярышлар да узды. Бәйрәмне музыкаль яктан Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев һәм Фирдүс Тямаев баетты.10 ел дәвамында уздырылып килүче Авыл бәйрәмен оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Аларны конгресс исеменнән Фәрид Мифтахов тапшырды.Халкыбызның үз туган җирен яраткан, кадерләгән, аның киләчәге өчен борчылып яшәгән Рамил Исмәгыйлев, Габделнур Хөсәенов кебек милләтпәрвәр уллары булганда,күркәм йолалар да, бәйрәмнәр дә, авыл үзе дә яшәр әле.


a18ce020-2e4e-487a-bcf5-5abdd8224889.jpg

 

Шуны искәртәсе килә, Рамил әфәнде Исмәгыйлев торган шәһәрендә мәчет төзеткән зат, хәзерге вакытта Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә белем ала.