Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре Бөтендөнья татар конгрессы съездында катнаша

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды уза. Анда, уку йортыбыз җитәкчесе Ильяс хәзрәт белән, бер төркем мәдрәсә әһелләре дә катнаша.


bcbdae53-a6a4-4da6-9425-08503639209e.jpg


1 август көнне «Kazan Expo» күргәзмәләр үзәгендә дискуссион мәйданчыклар эше оештырылды. Алар арасында “Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине” темасына багышланган секция эшләде. Аны модераторлар булып, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, өлкә мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев алып бардылар.


20220801_104643.jpg

 

Биредә Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Әхмәдулла улы Бикчәнтәев, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия мөслимәләр оешмасы рәисе Нәилә ханым Җиһаншина, Чувашстан республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, Түбән Новгород каласы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Гаяз хәзрәт Закиров, Тольятти җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Гомәрев, Уфадан килгән галим Марсиль әфәнде Фархшатов һәм башка делегатлар чыгыш ясадылар.


20220801_113821.jpg

 

Ильяс хәзрәтнең чыгышы “Имам татарның иң якын кешесе” исемле иде һәм ул татар мәхәлләләрендә имамчылык итүгә тарихи күзәтү ясап, татар имамнары алдында торган заман бурычларын шәрехләп китте, мәдрәсә тәрбиясе турында сөйләде. Илебезнең ерак төбәкләрдә урнашкан татар мәхәлләләренә 1-2 елга гына булса да әзерлекле имамнар җибәрү турында фикер белән килешүен белгерде.


86e3373c-ebaa-45c2-9e1b-60ed6b92611b.jpg

 

Чыгышын ул Тукайның әйткәйн сүзләре белән бетерде. Тукайдан: “Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәҗәдә әһәмият бирәсеңме?” – дип сорагач, ул: “Дөньяда динсез бер милләт тә юк, бөтен милләтләр динле булганда, без генә динсез булып кала алмамыз. Халкымызда миллиятләре сакланган мөддәттә, диннәре дә сакланачагына ышанам. Миллиятләрен яхшы саклый алуларында гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятнең һәр икәвенә тигез әһәмият бирү тарафындамын”, – дигән.


66b0bad4-b298-492e-b97e-61b40dd7eee2.jpg