Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Апастагы Миркасыйм мәчетенә 10 ел

Район мөхтәсибәт башлыгы Мирхәт хәзрәт белдерүенчә, районның 58 мәхәллә мәчетләре арасында әлеге мәчет чагыштырмача иң яшь мәчетләрнең берсе. Аны Ислам диненә фидакарь өлеш керткән, дөньяви мохиттә нотариус хезмәтчесе Дамир Сәгыйт улы үз матди чыгымнары белән төзеткән иде (урыны Җәннәттә булсын, аны җылы итеп искә алынды).


zrU7PGgTUn0.jpg


Бүген бу мәчет юл өстендә булуы белән, илтифатлыгы белән, иң нурлы мәчет, - дип искә алдылар тантанада катнашучылар. Алар арасында, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе мөдире, Диния назәрәте исеменнән котлап килгән Ильяс хәзрәт Җиһаншин, танылган җәмәгать эшлеклесе Харис Бәдретдин улы Камалиев, күрше район мөхтәсибәтләре вәкилләре, район башлыгы урынбасары Ленар Тәлгать улы, район мөхтәсибәте имамнары, мәхәллә шәкертләре һәм башка кунаклар бар иде.


fa01d3b9-2a14-41d6-a15c-03df7ff09d65.jpg


Әлбәттә, игътибар үзәгендә мәчетнең бердән-бер имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт Әминов иде, ул бихисап башкарылган хезмәтләргә хисап тотты, күркәм эшләренә Диния назәрәте, район мөхтәсибәте, район башлыгы Айрат Габделхак улы, шәкертләреннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.


NxBF9C9Z0rI.jpg


Тантана эчкерсез фикер алышулар, тәҗрибә уртаклашу, Корьән сүрәләре, дога уку шартларында барды. Соңыннан кунакларга Корбан ашы тәкъдим ителде, тәкъбир әйтелде. Тынгысыз гүзәл эш алып барган бу мәчеткә, Рамазан хәзрәткә, аның ярдәмчеләренә, дин кардәшләренә илаһи уңышлар теләнде.


d829c8ae-fe20-4503-9ea6-ff2c03a7f459.jpg