Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узды

Казанда күренекле дин әһеле, мәгърифәтче, нәшир, “Иман” нәшриятына нигез салучы, педагог, тарихчы һәм Ислам яңарышы башында торган “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узды. Әлеге чараларда Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары, фикердәшләре катнашты.


DSC_6328.jpg


Билгеле булганча, ул моннан 10 ел элек фаҗигале рәвештә вафат булды. Бүген иң элек бер төркем дин әһелләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең каберен зиярат кылды, Коръән укып, дога кылды. Искә алу чараларында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


DSC_6284.jpg


Аннан соң Апанай мәдрәсәсендә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында “Татар дин әһелләренең тарих фәннәренә керткән өлеше” дип аталган конференция узды. Апанай” мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров фикеренчә, күп кенә проблемалар, телгә һәм милли гореф-гадәтләргә карата битарафлык тарихны белмәүдән килә. Вәлиулла хәзрәт үзе дә тарихчы булган, тарих турында күп кенә китаплар язган.


DSC_6308.jpg


Җыенда катнашучылар, үзләренең истәлекләре белән уртаклашып, Вәлиулла хәзрәтнең искитмәле, соклангыч, күп кырлы шәхес булуын, аның дин ягыннан да гыйлемле булуын, шул ук вакытта җәмәгать эшләре белән дә актив шөгыльләнүен искә алды. Билгеле булганча, Вәлиулла хәзрәт Татарстан гына түгел, Россия мөселманнарын берләштерүгә зур өлеш керткән дин әһеле, милләтпәрвәр, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе.


DSC_6288.jpg


Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Вәлиулла хәзрәт алып барган эшчәнлекнең әйтеп бетергесез колачлы булуын, аның дин, милләт өчен янып йөрүен билгеләп узды. Гаять актив, идеяләргә бай, тырышлыгы белән мөселман өммәтендә үзен тиз танытуын билгеләп үтте.  Шәхесләрне, талантлы кешеләрне күрә һәм алар белән Ислам файдасына эшли белгәнлеген әйтте.


DSC_6313.jpg


Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән багланышлар буенча идарәсе дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Әскәр Гатин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Вәлиулла хәзрәтнең мирасын барлау юнәлешендә зур эш алып барыла. Аның күп хезмәтләре әле халыкка барып та җитмәгән. Әскәр Гатин шулай ук Вәлиулла хәзрәтнең үз вакытында татар дини мирасын өйрәнүен, бүгенге көндә ул нигез салган “Иман” нәшриятының эшчәнлеге дәвам итүен билгеләп үтте.


DSC_6355.jpg


Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев, Вәлиулла хәзрәт турында хатирәләре белән уртаклашып, аның васыятьләрен искә төшерде: “Безнең татарларга мәчетләргә барганда да, үзенең милләте турында онытмаска, үзенең милләтен сөюен белдерергә кирәк”. Олуг шәхес милләт һәм ислам мәсьәләсендә дин белән миллләтнең аерылгысыз булуын ассызыклап яшәгән.


Татарстан мөфтиятенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Вәлиулла хәзрәтнең “Россиянең яңа мөселман өммәте  архитекторы” дип атады. Аның тарихны өйрәнүдәге хезмәтләрен бәяләп, аларның  90 нчы елларда Ислам дине нинди булырга тиеш дигән сорауларга җавап эзләп язылган хезмәтләр булуын хәбәр итте. Туксанынчы еллардан соң татар, Россия мөселманнары өчен бик мөһим булган юнәлешләрне ачыклый алуын әйтте. Вәлиулла хәзрәтнең җәдитчелек һәм кадимчелек буенча да хезмәтләре бастырыла. Рәфыйк хәзрәт фикеренчә, дин үсешенә Вәлиулла хәзрәт кебек өлеш керткән кешене табу шактый авыр. Аның нәширлек хезмәтен караганда да, бөтен Россияне дини китаплар  белән тәэмин итеп торуы билгеле. Үзенең китапларының тиражы гына да 1 миллионнан артып киткән. Вәлиулла хәзрәт Ислам динен тарату өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланган: ул чыгарган 20дән артык газета арасында хәтта умартачылыкка багышланганы да булган.


Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ел дәвамында Вәлиулла хәзрәт истәлегенә багышлап берничә чара уза. Ел саен Казанда, Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе оештырган чаралардан тыш, сентябрь аенда Вәлиулла хәзрәтнең бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан, “Якупов укулары” да уздырыла. РИИда һәм КИУда Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләрен өйрәнеп, аның эшчәндеге һәм мирасы турында фәнни эшләр языла, “Иман” нәшриятында китап булып басылганнары да бар.


Бүген Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Вәлиулла хәзрәт алып барган эшнең дәвамлы булуын ассызыклап, тагын бер сыйфатын билгеләп үтте: ул да булса, аның дин әһелләренең зыялылар, иҗат әһелләре белән хезмәттәшлегенә игътибар итүе. Вәлиулла хәзрәтне Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә белән күп нәрсә бәйли: аны оештыруда катнашуы да, шушы уку йорты  шәкерте булу да. 


DSC_6444.jpg


“Татар дин әһелләренең тарих фәннәренә керткән өлеше” дип аталган конференциядә шулай ук тарихчылар Индус Таһиров, Фәйзелхак Ислаев, Альберт Борһанов кебек тарихчыларның татар халкы тормышында ислам дине, татар тарихында имамнар – Батыршадан алып Вәлиулла хәзрәткә кадәр, Вәлиулла хәзрәт һәм Татарстанда тарихи, мәдәни мирасны өйрәнүнең кайбер мәсьәләләренә багышланган чыгышлары яңгырады. Вәлиулла хәзрәтнең “Иман” нәшриятында чыккан хезмәтләре, татар дин галимнәренең ТР Милли музеенда саклана торган ядкәрләре турында Апанай мәдрәсәсе директоры Әхмәт хәзрәт Сабиров, музейның өлкән хезмәткәре Рәмзия Авзалина сөйләде.


Бүген җыен вакытында режиссер Әмир Гатауллинның совет елларында ислам динен тотуга багышланган фильмның трейлеры да күрсәтелде. Әлеге фильм сентябрь аенда әзер булачак.