Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә зыялыларыбызны бергә җыйды

Әле генә бар мөселман дөньясы олуг Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Республикабызның барлык мәчетләрендә дә гает намазлары укылды, корбаннар чалынды. Аллаһыга шөкер, гает бәйрәмнәренең әһәмиятенә елдан-ел ныграк төшенә барабыз, бәйрәмнәргә яхшылап әзерләнәбез. Инде менә бәйрәмнәрнең һәм дини, һәм мәдәни чаралар буларак, аның дин әһелләре һәм милләтебез зыялылары катнашында уңышлы узып килүенә матур мисаллар бар.


bee3d5c7-a29a-4c36-9879-2623e6f1d0d6.jpg

 

Республикабызда узган гасырның 80 нче еллары ахырында ук оешкан “Җыен” фонды һәр ел саен күренекле зыялыларыбызны, дин әһелләрен чакыртып бәйрәм мәҗлесләре үткәрүне гадәткә керткән. Быелгы Корбан бәйрәме чаралары да бик яхшы әзерлек белән, бай, тирән эчтәлекле чыгыш ясаучылар катнашында мәдрәсәдә узды.


b284b162-c9e5-4451-9104-6b8983f9ed93.jpg



Бүген өйләдән соң “Җыен” фонды үзенең мәҗлесен Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә уздырды. Корбан мәҗлесен Фуат ага Рәфыйков һәм мәдрәсә әһелләре оештырган иде. Зыялылар мәҗлес алдыннан мәдрәсә китапханәсе, умартасы һәм музее белән таныштылар. Мәдрәсә китапханәсен карагач, Татарстанның халык шагыйре Марсель ага Галиев, аның тирән эчтәлекле, шәкертләр һәм мөгаллимнәр өчен бик тулы икәненә басым ясады.


4873d256-87ff-4137-872c-4739b03cbc65.jpg

 

Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәҗлестә сүз алып мондый мәҗлесләрнең әһәмиятенә тукталып үтте. Болай утырып фикер алышу безнең күңелләрдә күркәм тәэсир калдыра, алар динебезне сөеп, яратып, хөрмәт итергә этәрә һәм шушы бәйрәмнәрдә булган матур мизгелләр безнең күңелдә мәңгегә калачак дип ассызыклады.


Мәҗлестә Коръән укылды һәм Аллаһы Тәгаләдән чалган корбаннарыбыз кабул булуын, һәр бирмеш көннең һәр мөселманга шатлык-сөенечләр алып килүен сорап дога кылынды.



“Җыен” фонды татар телен, татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерүне, татарларны киңрәк танытуны максат итеп оештырыла. Фондның идарә рәисе вазыйфаларын озак еллар данлыклы галимебез Миркасыйм Госманов җитәкләде. Бүгенге көндә әлеге вазыйфаны, мәдрәсә белән оак еллар хезмәттәшлек итүче Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев алып бара. Ул үз чыгышында фонд идарәсенең талантлы язучыларыбыз, галимнәребез, сәнгать эшлеклеләребездән торуын әйтте (бу көнне Миркасыйм Госманов, Туфан Миңнуллин һ.б мәрхүм зыялылар рухларына дога кылынды) һәм фондның хәзерге эшчәнлеге турында сөйләп узды. Шулай ук шәхесләребез сериясеннән китапларның ни рәвешле туплануын, аларның ничек итеп әзерләнүен һәм алдагы елларда нинди шәхесләргә атап китаплар әзерләү нияте булуы турында әйтте.


Разил Исмәгыйль улы әлеге очрашуда катнашу өчен Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең юкка гына сайлап алынмавына басым ясап узды. Ул әлеге уку йортында милләтебезне үстерү, гореф-гадәтләребезне саклау ниятеннән күп вакыйгалар үтүен санады: ел саен икенче май көнне Яңа бистә зиратына барып күренекле дин галимнәребезнең, зыялыларыбызның каберләрен зиярәт кылу һәм аларның рухына дога уку, күренекле шәхесләребезнең иҗатына багышлап конкурс-бәйгеләр уздырылу, шәкертләрнең милли көрәш бәйгеләрендә һәм әдәбият-сәнгать белән бәйле вакыйгаларда актив катнашулары.

 

“Җыен” фондының башкарма директоры Фуат Рәфыйков, бәйрәм белән котлап, барлык катнашучыларга да иҗади уңышлар теләде һәм гает бәйрәмнәрен милләт зыялыларыбызны җыеп үткәрүнең ныклы традициягә керүе хакында әйтте. Бүгенге көндә җитмешкә якын шәхесебез хакында китаплар басылган. Исемнәре күләгәдә калган яисә онытыла төшкән шәхесләребез шактый. Киләчәктә шуларны танытасы иде. Ә менә Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар турында китаплар күптән килеп ирешеп инде, алар мәдрәсәбез китапханәсендә дә ныклы урын алды, кулланышта йөри, Аллаһының рәхмәтләре яусын.


“Җыен” фонды әгъзалары алга таба да очрашуларыбыз дәвамлы булса иде дип таралышты.