Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын, мөселман кардәшләр!

Бүген мөселманнар бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. Бәйрәм тантанасы Ал мәчеттә дә узды.

 

20220709_024413.jpg

 

Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен мәчеткә иң олы остазыбыз Рәхимулла хәзрәт тә килде.Гаеткә килүчеләр арасында мәхәллә халкы, шәкертләр, мөгаллимнәр, татар зыялылаоы иде.


20220709_031819.jpg

 

Гает иртәнге намаздан соң мәдрәсә шәкерте Ибоаһим башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте.

 

 20220709_035706.jpg


Мәдрәсә мөдире, Ал мәчетнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады, Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннеханов һәм мөфти Камил хәзрәт, дәүләт эшлеклеләре, илебезнең төрле төбәкләрендә имамчылык итүче мәдрәсә шәкертләренең, мәчет-мәдрәсә хәйриячеләренең котлауларын җиткерде. Ул ил-көнгә тынычлык, барча мөселманнарга да саулык-саләмәтлек, иман ныклыгы теләде. 

 

 

Аннан соң мәчетнең имамы Хәйдәр хәзрәт бәйрәм вәгазен сөйләде. Хәзрәт Корбан гаетен Аллаһыга тугрылыкны исбатлау бәйрәме булганын ассызыклады. Вәгазь тыңлаганнан соң, халык хәзрәткә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан гарәп телендә хөтбә әйтелеп, Коръән укып Рәхимулла хәзрәт дога кылды. Намаздан соң мөселманнар бәйрәм уңаеннан махсус әзерләнгән Корбан шулпасыннан авыз иттеләр. Аннары мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен башкару өчен махсус урыннарга таралыштылар, Корбан бәйрәме өч көн – 9, 10, 11 июль көннәрендә дәвам итәчәк.

 

Гает намазы тәмам булуга ике сәгать тә узмаган иде, мәдрәсәгә Корбан ите китерүчеләр дә килде. Чалган корбаннарыгыз кабул булсын, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгалә барлык изгелекләрне кабул итсен, кылган гыйбадәтләребез өчен әҗерен арттырсын, нəфесебезне җиңеп, Раббыбыз риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде.