Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Дин әһелләре Ульяновск шәһәрендә узган XXII Федераль Сабантуйда катнашты
Ульяновск өлкәсенең Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабантуй гөрләде. Милли бәйрәмебезнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һ. б. рәсми затлар катнашты.
Милли бәйрәмебезгә Бөтендөнья татар конгрессының Россиядәге 52 регионындагы оешмаларыннан делегацияләр килгән иде. Рәсми чыгышлар башланганчы җыелган тамашачыларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның тәбрикләвен укып җиткерделәр.
Алга таба Татарстан Президенты XXII Федераль Сабантуй кунакларын сәламләп, быел Сабантуй бәйрәмен Россиядәге 58 өлкәдә һәм 35 чит илдә уздырылуын ассызыклады. Шулай ук Татарстан Президенты Ульяновск өлкәсе җитәкчелегенә, Татарстанның Нижнекамск районына рәхмәтләрен җиткерде
Рәсми рәвештә XXII Федераль Сабантуйның флагын Россиянең атказанган врачы Сәйдәш Шәмсетдинов күтәрде.
Бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы, күргәзмәләр һәм сату нокталары, төрле халыклар мәдәниятен чагылдырган утарлар оештырылды, шулай ук бүген көрәш ярышлары булды.Сабан туена Россиянең төрле почмакларыннан милләттәшләр җыелган, алар арасында - төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, мөфтиләр, дин, дәүләт, сәясәт, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре, артистлар, спортчылар. Мисал өчен, мәртәбәле кунаклар буларак Сабан туенда Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка күренекле дин әһелләре да катнашты. Алар өчен Сабантуй мәйданында чатыр мәчет эшләде. Анда намазлар укылды, дин әһелләре ислам мәгарифе, балалар тәрбиясе турында фикер алышты.
Дин әһелләре шулай ук федераль Сабантуй кысаларында «Болгар заставасы» тарихи-мәдәни комплексында узган бәйрәм тантанасында катнашты.