Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлегенең 22 шәкертенә диплом тапшырылды

Бүген, ягъни 16 нче июнь көнне, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген тәмамлаган 22 шәкерткә дипломнар тапшырылды. Алар арасында күбесе хәзерге вакытта имам, мөгаллим, мәхәллә шурасы әгъзасы булып хезмәт итә. Шәкертләр Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, Россиянең 10 төбәгеннән килгән. Яшьләре 30 дан алып 75 яшькә кадәрле.


318c07bd-dc87-4aa9-b9b4-d35505c2cf7c.jpg


Тантана мәдрәсәнең көндезге бүлек шәкерте Ибраһимның Коръән укуы белән башланып китте. Мәдрәсәнең дитплом эшләрен карау комиссиясе рәисе, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт дога кылды.


8c858a20-55f6-4dba-bfab-84c70c6453ed.jpg


Чыгарылыш шәкертләрен, дүрт ел тырышып укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикләде. Ул инкыйлабка кадәр кадәр дин әһелләренең һәм татар имамнарының зур абруйга ия булуларын әйтеп узды һәм бүгенге көндә дә авылларда аларның иң абруйлы шәхес булып калуларын ассысызклап китте. Ул шәкертләрнең һәркайсына гыйлемле, белемле булырга омтылып, гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиеш булу хакында һәм шушы әманәтне бүтәннәргә тапшыруның әһәмияте җиткереде. Ильяс хәзрәт, мәдрәсәне тәмамлаучыларны гыйлем үзләштерү һәм аны тарату юлында бертуктаусыз хезмәткә өндәде. Укучылар тәрбияләүдә һәм яшь буынны динле итеп үстерү эшендә уңышлар юлдаш булуын теләде.


f906a0e6-db3d-4e00-a65c-1cc4c2b56b47.jpg


Әлеге истәлекле вакыйгада мәртәбәле кунакларыбыз катнашты. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев читтән торып укучы шәкертләргә даими дәрес бирә. Ул безнең мәдрәсәнең иң хөрмәтле остазы, даими рәвештә шәкертләр белән аралашып тора, диплом эшләрен яклаганда комиссия рәисе булып катнаша. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров мәдрәсәдә бик еш була. Бүген дә ул, мәдрәсә өчен зур истәлекле чараны олы итеп килеп,  бик теләп Россиянең  төрле регионнарыннан килгән кардәшләребез белән аралашты һәм мәдрәсәнең татар дөньясында тоткан төпле урынын билгеләп үтте. Күренекле татар галиме, профессор, танылган җәмәгать эшлеклесе Энгель ага Таһиров инде күптән безнең уку йорты белән бәйләнештә тора, даими рәвештә шәкертләр тормышы белән кызыксынып тора, аларга дәрес бирә. Мәдрәсә шәкертәренең шатлыкларын уртаклашырга мәдрәсәнең күренекле әһелләре һәм иганәчеләре Вәдүт хаҗи Вафин, Данил ага Салихов һәм Харис хаҗи Камилиев килгән иде. Алар яңа дипломлы булган имамнарга үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Алар динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып барырга чакырды. Шулай булганда гына дин белән милләт бер-берсен тулыландырыр һәм туган телебезне үстерү, аны саклау һәм өйрәнү юлында яңа мөмкинлекләр туар дигән теләген белдерделәр.


ed3cb95c-790f-477b-8aea-3fca3883b056.jpg


Җәлил хәзрәт, мөселман кешесе өчен, бишектән ләхеткәчә гыйлем алуның зур бурыч булуы хакында сөйләде һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең республикабыз мәчетләренә имамнар әзерләүдә үрнәк булуын әйтеп узды, мәдрәсәбезгә алга таба да дини мәгърифәт юлында уңышлар теләде. Җәлил хәзрәт: “Сезнең һәрбарчаларыгызга да зур уңышлар телим, барыгызга да гыйлем алуны дәвам итәргә, Аллаһы ризалыгы өчен изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә насыйп булсын”, – дип, үгет-нәсыйхатен бирде.


Чыгыш ясаган мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләргә гыйлем алу юлыннан беркайчан да читкә тайпылмаска чакырып аларга ихластан гыйлем үзләштергән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм динебез юлында армый-талмый озак еллар бергә хезмәт итүне теләделәр.


Тәтеш районыннан Ирфан хәзрәт, Апас районыннан Госман хәзрәт, Константиновка мәчете имамы Илнур хәзрәт, диплом алучы шәкертләр исеменнән тантанада чыгыш ясап, мөгаллимнәргә, хезмәткәрләргә, аеруча мәдрәсә мөдиренә зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.


 Тантана вакытында 22 шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырылды, өйлә намазы укылды. Шушы истәлекле көндә кылган догаларыбыз кабуллардан булса иде!