Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

“Әтрәч укулары” мөхтәрәм остазларны хөрмәтләү урыны булды

Татарстанның Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында соңгы елларда традициягә кергән “Әтрәч укулары” үтте. Гадәттәгечә ул урта гасырлардан калган борынгы зират янында оештырыла. Тарихи урында үтүче чарага Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килә. Борынгы заманнарда биредәге Мең өйле Шонгат авылында Шәһри Болгар өчен акча суга торган булганнар. Сәүдәгәрләр һәм мосафирлар мондагы юлдан Болгардагы Ага-Базар сәүдә үзәгенә сәфәр кылганнар. Кабер ташларында 1244 елдан калган язмалар укыла.


IMG_0027.jpg


Татарстан Республикасы Тәтеш районы Зур Әтрәч авылы җирлегендә “XVI нчы Әтрәч укулары” Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан 2022 елның 11июнендә уздырылды.


IMG_0070.jpg


“XVI Әтрәч укулары”ның темасы – «Болгар дәүләтчелегендә “Мең өйле Шонгат” (Әтрәч кенәзлеге)нең тоткан урыны». Анда катнашучы оешмалар – Бөтендөнья татар конгрессы, ҮДО – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, А. Х. Халиков исемендәге археология институты, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе, «Мирас – Рухият» фонды, Тәтеш районы администрациясе, Казан шәһәрендәге Тәтеш районы якташлар җәмгыяте, ҖЧҖ “НУР “агрофирмасы, Зур Әтрәч авыл җирлеге админстрациясе, Тәтеш районы мөхтәсибәте, Зур һәм Кече Әтрәч авыл җирлеге, Тәтеш районы “Ак калфаклар”, ТРОФ “Шонгат”(Шунгат) фонды. Мәгълүмат чараларыннан “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Безнең Мирас” журналы, “Авангард” (“Тәтеш таңнары”), һ.б. катнаштылар. Уздыру өчен җаваплы оешмалар: Җирле үзидарә, ҖЧҖ “НУР “агрофирмасы, ТРОФ “ Шонгат”( Шунгат) фонды.


IMG_0117.jpg


“Әтрәч укуларында” Бөтендөнья татар конгрессы Ак сакаллар шурасы рәисе Рауф хаҗи Хәсәнов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш районы якташлар җәмгыяте рәисе Харис хаҗи Камалиев, Туфан Миннуллин исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Данил ага Салихов, тарих институты галиме Шамил Садыйков, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Ульян өлкәсе мөфтие ярдәмчесе Рафаил хәзрәт Нәҗметдинов, “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев, “Шонгат” фонды җитәкчесе Мөнир ага Вәлиев һ.б. катнаштылар.


IMG_0152(1).jpg


11 июньдә үткән “Әтрәч укуларына” да игътибар зур булды. Катнашучыларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллин тәбрикләде. Ул җыелучыларны сәламләде, чараны оештыручыларга татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калудагы тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.


02e0ccb0-d4e6-4ed5-9205-a48d93a40b77.jpg


Ул шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Ильяс хәзрәт Җиһаншинга, Харис хаҗи Камалиевка, Мөнир ага Вәлиевка “Мөхтәрәм остаз” билгесен тапшырды. Бу олы бүләккә алар, халык арасында күпкырлы мәдәни-мәгариф агарту чараларын оештырып нәтиҗәле хезмәтләре өчен лаек булды. Бу шәхесләр тарафыннан инде дистәләгән генә түгел йөзләгән шәкерт тәрбияләнгән һәм алар халкыбыз арасында аң-белем таратуны дәвам итәләр. Алар арасында ошбу төбәк ир-егетләре дә күп. Бүген остазлары белән бергә Җәмил хаҗи Маннанов, Данил хаҗи Җиһаншин да Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек булды.


0fdc3229-efde-4500-8d93-a35077731e79.jpg


Бүгенге чараны Ильяс хәзрәт алып барды. Ул укуларда катнашучыларга татар халкының рухи-әхлакый мирасыннан нәсыйхәтләр китереп узды, Тәтеш төбәгеннән кайбер тарихи вакыйгаларны бәян итте, районда яшәүчеләрнең тарихка сакчыл мөнәсәбәттә булулары өчен рәхмәтен белдерде. Инсаф хәзрәт халыкка вәгазь сөйләде.


IMG_0064.jpg


Вәгазьдән соң бәйрәмгә җыелучылар елганың аскы ягына төштеләр, аның янында чатырлар җәелде, анда кунаклар кайнар чәй һәм ризыклар белән сыйланды. Данил ага Салихов үзенең яңа китапларын бәян итте. Шамил әфәнде Садыйков төбәк белән бәйле тарихи вакыйгаларга аңлатмалар биреп китте. Быелгы “Әтрәч укулары” тарих сабакларын күңелгә сеңдерә торган чара булып истә калды.


7579bc2b-2fcc-427b-b5a5-9aa1f913b96c.jpg