Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

"Мигъраҗ - күккә ашу кичәсе" темасына җомга вәгазе укылды

"Мигъраҗ - күккә ашу кичәсе" темасына җомга вәгазе укылды

Рәҗәп аеның егерме алтынчы көненнән егерме җидесенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе.
Ике миллиардка якынлашып килгән мөселман кардәшләребез Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) Мигъраҗ кичәсен шатланып, дулкынланып каршы ала. Мигъраҗ – иң зур дини тантаналарыбызның берсе. Ул “күккә ашу” дигән мәгънәне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) тормышында иң олуг могҗиза булып исәпләнә. Рәҗәп аеның егерме җиденче көненә каршы төндә Рәсүлебез Мөхәммәд (с. г. в.), Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләнең кодрәте белән, Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүстәге (икенче төрле атамасы – Иерусалим) Әл-Әкъса мәчетенә күчерелә һәм аннан яктылык баскычы буенча күкнең җиденче катына күтәрелә. Мөхәммәд галәйһиссәлам җиде кат күк ишеге аша үткәндә һәр капуста үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр: Адәм, Яхъя, Гайсә, Йосыф, Идрис, Һарун, Муса, Ибраһим (г-м) белән очраша. Аннан Аллаһы Тәгалә хозурына аша. Җәннәт вә җәһәннәмне күргәч, Мәккәгә кайтарыла. Аллаһ Үзенең олы нигъмәте Коръәни-Кәримдә Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) күккә ашуы турында: “Аятьләребезнең бер өлешен күрсәтим дип, бер төн эчендә илчесен (Мөхәммәдне) Әл-Хәрәм мәчетеннән тирә-ягы нигъмәт (бәрәкәт) белән тулы Әл-Әкъса мәчетенә китергән Аллаһ кимчелекләрдән азат. Ул, хакыйкатән, ишетеп, күреп торучы” (“Исра (Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары)” сүрәсенең 1 нче аяте), – ди. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мигъраҗы – күккә ашу кичәсе әүвәлге заман риваятьләрендә вә әсәрләрендә бәйнә-бәйнә тасвирлана. Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәдкә Әл-Хәрәм мәсҗиденә Җәбраил фәрештә килә. Алар Борак дип аталган, канатлы, ак төстәге, йөзе-бите бәндәнекенә охшаган җанварга атланып, Мәккәдәге Әл-Хәрәмнән Кодүстәге Әл-Әкъсага яшен тизлегендә күчә.
Әл-Әкъсага җыелган барлык пәйгамбәрләр Мөхәммәд галәйһиссәламгә оеп намаз укый. Соңрак Мөхәммәд галәйһиссәламнең алдына өч савыт китереп куялар. Савытларның берсенә – су, икенчесенә – сөт, өченчесенә шәраб салынган була. Мөхәммәднең (с. г. в.) сөт салынган савытны алуы була, Җәбраил фәрештә: “Әй Мөхәммәд, син вә синең өммәтең дөрес юлда! Исерткеч эчү хәрәм!” – дип кычкырып җибәрә. Шул мизгелдә Әл-Әкъса мәчетенең бусагасына күктән яктылык баскычы төшерелә. Бу баскычтан Рәсүлебез вә фәрештә күккә күтәрелә башлый.
21 нче апрель көнне Мигъраҗ вакыйгасы турында бик эчтәлекле вәгазь укылды. Укылган вәгазьләрдән Аллаһы Раббыбыз разый булып, киләсе җомгаларда да күркәм вәгазьләр белән вәгазьләнергә насыйп булса иде.
Исегезгә төшерәбез, Мигъраҗ вакыйгасының нәтиҗәләре ошбудыр:
Дөньякүләм ислам дине белән мөшәррәф кылынган (кадерлеләнгән) иң беренче пәйгамбәр Адәм (г-м) вә ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (г-м) Мигъраҗда очрашты.
Аллаһы Тәгалә белән бәндәнең (кешенең) иң якын арасы, вакыты вә урыны – сәҗдәдә.
Раббыбыз биш вакыт намаз укуны Мигъраҗда фарыз кылган икән, моны җир йөзендә яшәүче ике миллиардка якын мөселман Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанып үти.
Хак Тәгалә Үзенең Пәйгамбәрен Мигъраҗда ничек сәламләгән булса, һәрбер мөселман кешесе бер-берсе белән күрешкәндә “Әссәләмү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ” дип, Раббыбызның рәхмәтен вә бәрәкәтен сорап, берсе икенчесенә сәлам аша изге теләкләр тели һәм сәлам бирүчеләрнең саваплы гамәлләренең дәрәҗәсен арттыруга сәбәп итә.
Коръәни-Кәримдәге “Әл-Бәкара (Сыер)” сүрәсенең ахырына ике аять өстәлә (285-286 нчы аятьләр).
Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелә, ягъни Пәйгамбәребез (с. г. в.) Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачагына Аллаһы Тәгалә рөхсәт бирә.