Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Остазлар шәкертләргә хезмәт дәресләре бирде

Мәдрәсә ишегалды үзенең умарта бакчасы, матур агачлары, чәчәкләре, мул яшелчә, алма бакчасы белән килгән кешеләрне сокландырып тора. Бер җир дә буш тормый – бакча булмаган җирдә күпъеллык үлән чәчелгән. Һәр шәкертнең үзенә бүлеп бирелгән кишәрлеге бар. Анда кыяр, помидор, суган, укроп, сарымсак, кабак, борыч, чәчәкләр үстерәләр. Шул ук вакытта шәкертләр умарталарны карауда да зур хезмәт куялар.

 

 3b65520c-e225-49bd-8310-6249b8ce9d1f.jpg


Мәдрәсә бакчасы - менә дигән тәҗрибә җыю урыны ул. Монда укучылар умартачы һөнәрлеге дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, бердәм эшләргә өйрәнәләр. Елдан-ел үсемлекләрнең утырту урынын алыштырып торалар, көздән бакчаны, умарталарны кышка әзерләп куялар. Яз җиткәч умарталарны бал җыю сезонына әзерләү, яшелчә утырту эшләре башлана.


831f177f-9aaa-4e29-b3cc-6cffd21cb774.jpg

 

Яшьләргә хезмәт тәр­бия­се бирү бик мөһим диеп саный мәдрәсә остазлары. Шәкертләр яшьтән үк үз куллары белән хезмәт куеп мул тормыш итәргә өйрәнәләр. Аларны яшел­чә, җиләк-җи­меш, агачлар, чәчәк­ләр утыртырга, үлән чәчергә, умарталар карарга, югары аграр белеме булган мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, бу өлкәдә зур тәҗрибәле галим зат Харис хаҗи Камалиев, мөгаллим Тимур хәзрәт Ибраһимов, танылган умарта остасы Хәлил хаҗи Мәгъсүмов өйрәтә.

 

 8887c50f-f939-46b1-a944-428d253d5bab.jpg


Бүген Харис хаҗи шәкертләргә бакчада яшелчә утырту эшләрен башкару юлларын күрсәтеп дәрес бирде. Шәкертләр бик теләп галим кеше белән аралаштылар, сорауларына җавап алдылар. Хәлил хәзрәт җитәкчелегендә алар умарта ояларын бал җыю сезонына әзерләделәр, остаз ярдәмендә кайбер эшләрне мөстәкыйль башкардылар.